Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч бассейнында 23 февраль уңаеннан ир-егетләре арасында йөзү ярышы булды

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район оешма, предприятие, учреждениеләрендә эшләүче ир-егетләр катнашында йөзү буенча ярыш үтте.

Мондый ярыш биредә икенче ел рәттән үткәрелә. Бу көнне әлеге бәйгедә 15 командадан барлыгы 50 дән артык ир-егет катнашты.
- Хөрмәтле ир-егетләребез! Барыгызны да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ир-егетләр арасында мондый ярыш икенче ел үткәрелә, киләчәктә ул күркәм традициягә әйләнер дип уйлыйм. Барыгызга да алда торган ярышларда уңышлар телим, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров бәйгедә катнашучыларны сәламләп.
Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярышта катнашучыларны бәйрәм белән котлады, бәйге шартлары белән таныштырды. Узган елгыдан аермалы буларак, ярышта катнашучылар ике яшь категориясендә - 18-40 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәкләр.
- Ярышларда шәхси һәм команда беренчелегенә көрәш алып барылачак. Шулай ук, эстафета ярышлары (3х50) булачак,- дип игълан итте "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы мөдире Җәмилә Сәгыева. Ул шулай ук, ярышның хөкемдарлары белән дә таныштырды.
Ниһаять, 18-40 яшькәчә ир-егетләр арасында ярышка старт бирелде.Надеждино авыл җирлегеннән Рамин Гусейновка тиңнәр булмады. Район башкарма комитетыннан Ильяс Галиуллин икенче күрсәткечкә иреште. Кошман авыл җирлегеннән Булат Садриев өченче урында.
Өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында да кызу көрәш барды. Алар арасында район электр челтәре хезмәткәре Илшат Сибгатуллин иң җитезе булды. Район үзәк сырхауханәсе хирургы Рамил Сабитов- икенче, Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укытучысы Альберт Перепелкин өченче урында.
Бәйгенең иң мавыктыргыч этабы - эстафета ярышлары булгандыр, минемчә. Һәр команда үзләренең спортчылары өчен җан атып, көч биреп тордылар. Составында Равил Вишняков, Илшат Сибгатуллин, Михаил Николаев булган район электр челтәре командасы икенче ел рәттән җиңү яулады һәм күчмә кубокка лаек булды. Кошман авыл җирлеге командасы икенче урынны яуласа, район үзәк сырхауханәсе командасы өченче урынны алды.
Ярышның барлык нәтиҗәләрен кертеп, аны оештыручылар командалар арасында да урыннар билгеләде: район электр челтәре командасы - беренче, район үзәк сырхауханәсе командасы - икенче, район башкарма комитеты командасы - өченче урында. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләре, истәлек медальләрен, бассейнга абонементларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч бассейнында 23 февраль уңаеннан ирегетләре арасында йөзү ярышы булды