Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч кырларын вертолёттан күзәттеләр

«Ак Барс» холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров үзенең урынбасары Камил Ганиев белән әле шушы араларда гына Кайбычка килде. Максатлары - бездәге хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы белән танышу.

Алар вертолетта Ульянково басуына төште.

- Сездә эш барышы, уҗымнарның ни хәлдә булуы өстән аеруча яхшы күренә. Кырларда техника күп эшли. Кайбычлылар башкалардан үзләренең оешканлыклары, җир кадерен белүләре белән аерылып тора. Уҗымнар да яхшы кышлаган. Эшкәртелмичә калган участоклар күренми, бу мактауга лаек, - диде Иван Егоров игенчеләр хезмәтенә югары бәя биреп.

Терлекчелек тармагы турында да әңгәмә кордылар. Чөнки үсемлекчелек белән бу тармак аерылгысыз, икесе дә бер дәрәҗәдә мөһим.

- Механизаторлар тәүлек әйләнәсе, ике сменада эшли. Сабан культураларын чәчү төгәлләнде. Хәзер техник культуралар чәчү дәвам итә. Уҗым культуралары тулаем алганда әйбәт сакланган, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Районда шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар саны арта бара. Без моңа шатланабыз.

Очрашуда машина-трактор парклары территориясен җыештыру, пар җирләренә органик ашлама чыгару хакында да сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч кырларын вертолёттан күзәттеләр