Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гөлназ Гайнуллина "Татарстан - уртак йортыбыз" этно-мәдәни фестиваленең гала- концертында лауреат булып танылды һәм дипломга лаек булды.
"Йолдызлык" фестивале аша танылу ала башлаган Гөлназ бу фестивальдә "Сак-Сок бәетен башкарды. "Пирамида" сәхнәсендә җырны бернинди музыкасыз башкарып, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны үзенә әсир итте ул. Җитәкчесе Фаилә Минһаҗева да укучысыннан шат.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу фестивальдә Гөлназның уңышлы чыгыш ясавы минем өчен икеләтә шатлык булды. Укучым белән горурланам, кечкенә булса да әнә нинди уңышларга ирешә ул! Сак-Сокны өйрәнүе дә тырышлыгы нәтиҗәсендә, чөнки ана теләсә кем шундый югарылкта башкара алмый,- диде педагог.- Әлеге фестивальдә Татарстанда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, талантларга юл ачык булуы ачык күренде.
Нет комментариев