Кайбыч “Нечкәбиле” бәйгенең Казанда үткәрелгән финал этабында уңышлы чыгыш ясады
Казан шәһәрендә хатын-кызның, ананың, гаиләнең матурлыгын гәүдәләндерүче «Нечкәбил - 2015» бәйгесенең финал туры үтте. Бәйгенең йомгаклау турында Татарстанның күп кенә район һәм шәһәрләреннән хатын-кызлар катнашты.
Әлеге чарада безнең районнан үзенең гаиләсе белән Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Лилия Вәлиуллина катнашты. Вәлиуллиннар гаиләсе район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләнгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль күренеш белән чыгыш ясады. Бәйгенең финал турында катнашкан һәр хатын-кыз үзенең төрле ризыклар куелган өстәлен тәкъдим итте. Шулай ук биш төрле номинациядә үзләренең әдәби-музыкаль гаилә презентациясен күрсәтте. Лилия ханым үзенең гаиләсе белән «Мирас» номинациясендә чыгыш ясады. Безнең финалист, сугыш еллары елъязмасы белән бәйләп, үзенең гаиләсенең гореф-гадәтләрен күрсәтте, легендар хәрби ПЕ-8 «Кайбыч колхозчысы» очкычы тарихын тәкъдим итте. Барлык финалда катнашучыларга «Нечкәбил - 2015» республика бәйгесе дипломнары һәм «Нечкәбил» мәдәният паркы» проектның иганәчеләре бүләкләре, район башлыкларының дипломнары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев