Кайбыч районы уңганнары Казан ярминкәсендә 700 мең сумлык товар сатты
14 сентябрьдә Кайбыч уңганнары Казанга ярминкәгә барды. Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ел саен көтеп ала.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге начальнигы Ринат Сөләйманов һәм орлыкчылык секторы мөдире Дмитрий Яшин, ярминкәгә килгәч, Кайбычның әзерлегенә, ассортиментның байлыгына югары бәя бирде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хәзерләүләр буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, бу көнне "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өч филиалы да, "Кайбыч кооператоры", Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр Рамилә Щукина, Сөләйман Гафиятуллин, Павел Муклуков, Олег Уткин үз товарларын тәкъдим итте. Алар барлыгы ун автомобильдә сыер ите, сөт, сөт продуктлары, бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, атланмай, кондитер, ипи-күмәч, шикәр комы, он, бодай, арпа, бал алып барды. Казанлыларга бу көнне 700 мең сумлык товар саттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев