Кайбыч районында 65 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларының Пенсия фондына якынча ике миллион сум бурычы бар
Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова әйтеп узганча, страховой взнослар түләүдә бурычлыларның барысына да кисәтү хатлары җибәрелгән.
Эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатучылар арасында да Пенсия фонды бюджетына взнослар күчермәүчеләр бар. Фонд хезмәткәрләре бурычларны кайтарту буенча төрле чаралар күрергә мәҗбүр. Ә инде кисәтүләрдән соң да моңа колак салмаучыларның суд приставлары белән очрашулары мөмкин. Шул нигездә бурычлы кешенең акчасын хезмәт хакыннан яки пенсиясеннән дә тотып калырга мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев