Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында “Без барыбыз да төрле, ләкин бертигез” дип исемләнгән очрашу узды

"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм социаль яклау бүлеге «Изгелек юлы» клубы эшчәнлеге кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында "Без барыбыз да төрле, ләкин бертигез" дип исемләнгән очрашу уздырды.

Балалар сәнгать мәктәбендә үткән әлеге чара ата-аналарны балалар белән бергә уеннарга, дәресләргә тарту, вакытларын файдалы итеп уздыру максатыннан оештырыла. Бер-берсен сәламләгәннән соң, балалар уен кораллары белән танышты, үзләре дә аларда уйнап карады. Бергә ноталар яздылар, уен коралларын аерырга өйрәнделәр. Сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Резедә Хисамова балаларны рояль белән таныштырды, бергәләшеп җыр да башкардылар, анда уйнап та карадылар. Социаль педагог­лар "Осталар шәһәре" оештырды. Анда балалар әниләре белән бергә аппликацияләр ябыштырды, уенчыклар ясады.
Район үзәк сырхауханәсенең врач-педиатры Айсылу Таулбаева көз-кыш айларында салкын тиеп авырмас өчен дөрес итеп киенү турында сөйләде һәм профилактика характерындагы киңәшләрен бирде.
Алга таба балалар шигырь сөйләде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева алар белән аралашты, матур теләкләрен җиткерде.
- Тиздән Яңа ел җитә, без сезнең белән әлеге бәйрәмдә очрашырбыз. Кыш бабайга сөйләргә шигырьләр өйрәнеп килерсез, - диде ул.
Бу очрашу балаларда да, әти-әниләрендә дә уңай тәэсир калдырды. Алар барысы да өйләренә яхшы кәеф белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев