Кайбыч районында яңа уку елына әзерлек тулы куәтенә бара
Җәйге каникулларның соңгы аена да аяк бастык. Район мәктәпләрендә укучыларны яңа уку елына кабул итү өчен әзерлек тулы көченә бара. Бүген районның барлык мәктәпләре дә 1 сентябрь - Белем көненә әзерләнә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән берлектә районның барлык мәктәпләрендә дә булды. Узган шимбәдә алдынгы комбайнчыларны бүләкләргә баргач, Альберт Рәхмәтуллин башлангыч мәктәпләрне дәкарады. Шүширмәдәге мәктәпне укучылар танымас та инде, аңа бик яхшы итеп ремонт үткәргәннәр. - Быел биредә капиталь ремонт ясалды, күрәсезме, ничек матур килеп чыкты. Без башлангыч мәктәпләрне саклап калу ягында. Әмма барысы да демографик хәлгә бәйле. Алга таба беренче класска укырга керүчеләр булмаса, шундый матур биналар үзеннән-үзе ябылырга мөмкин, - диде район башлыгы. Арыслан башлангыч мәктәбендә безне мәктәп мөдире Елена Грошева каршы алды. Аның әйтүенчә, биредә быелгы уку елында беренче класска укырга керүчеләр юк. Мәктәптә барлыгы алты бала белем алачак. Киләсе елда бу мәктәпне дә ремонт көтә. Турминскийда да булдык. - Безнеке кебек озын гомерле, бай тарихлы башлангыч мәктәп рес- публикада да юктыр ул. Аңа 1872 елда нигез салынган. Димәк, 144 еллык тарихы бар. Элек җәй айларында монда район лагере ачыла иде, - диде безгә мәктәп мөдире Татьяна Долгова. - Элек, әлбәттә, укучылар күбрәк булган, хәзер алар бишәү генә. Кушкүл башлангыч мәктәбендә быел дүрт укучы белем алачак. Биредә тынгысыз җанлы педагог Алена Губеева белем бирә. Мәктәп Хуҗа Хәсән урта мәктәбе филиалы булып санала. Кызганыч, монда алдагы елларда башлангыч мәктәпкә керүче балалар күренми. - Без барлык башлынгыч мәктәпләрне дә саклап калу ягында. Аларны уку елы дәвамында карап торуга шактый чыгымнар тотыла. Ләкин, алда әйткәнемчә, укучылар булмаса, бер укучы өчен генә мәктәп тоту мөмкин эш түгел. Мондый киләчәк Кушкүл башлангыч мәктәбенә яный. Хуҗа Хәсән урта мәктәбе автобусы көн саен Кушкүлдән балаларны алып китә, китереп куя. Димәк, башлангыч класслар укучылары да барлык шартлары булган урта мәктәптә укый ала, - диде район башлыгы. Кыр Буасында да бу уку елында дүрт бала белем алачак. Ә менә Байморза башлангыч мәктәбенә яңа уку елында барлыгы унбер бала укырга киләчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев