Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында «Юл аша җәяүлеләр чыгу урыны» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, 13-22 ноябрьдә районда «Юл аша җәяүлеләр чыгу урыны» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә.

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу максатындагы мондый чараны үткәрүләре юкка гына түгел. Чөнки әлеге төр һәлакәтләр шактый еш күзәтелә һәм уйланырга мәҗбүр итә. Агымдагы елның ун аенда республикада 1215 җәяүле юл-транспорт фаҗигасенә эләгә. Нәтиҗәдә, 88 кеше һәлак булган, 1151е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу саннар алдагы еллар күрсәткеченнән кимрәк булса да, проблема үзенең мөһимлеген югалтмый.Ункөнлек барышында тиешле урында юл аркылы чыгучы җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән шоферларга җавап бирергә туры киләчәк. Юл аша чыкканда тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән җәяүлеләргә дә чаралар күрелә. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәр кию - юлда йөрүче җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрнең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында «Юл аша җәяүлеләр чыгу урыны» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә