Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районының яшь театр сөючеләре бәйгедә осталыкларын сынады. Кем җиңүче?

Мәктәптә укыган елларда кайсыбыз гына театр-спектакльләрдә катнашмадык икән? Яшерен-батырын түгел, рольләр бүлешә башлагач, эчтән генә "их, менә шул рольне миңа бирсеннәр иде" дип әйткән чаклар да булгандыр, әйеме? Күбебез хәтта артист булырга да хыялландык әле, шулай бит? Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының...

Драматург иҗатына таянып, балаларны милли театр мәдәниятенә, драматургия һәм әдәбиятка, музыкага һәм хореографиягә тарту максатында үткәрелүче бәйге районның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үтте. Бирегә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Кошман, Олы Подберезье, Бәрлебашы, Олы Урсак, Чүти, Мәлки мәктәпләренең театр сөюче укучылары һәм аларның остазлары җыелды. Алар өч төрле яшь категориясендә "Спектакльдән җыр", "Спектакльдән өзек" һәм "Спектакльдән монолог" номинациясе буенча сәләтләрен сынады. Бәйгедә катнашучыларның барысының да эчке дөньясы искиткеч гүзәл, чөнки аларның күңелләрендә әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт яши. Мондый мәхәббәтне Олы Подберезье мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Гарапова хәтта рус балаларында да уяту бәхетенә ирешкән. Әлеге мәктәптән Радмира Николаева башкаруында Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"еннән Мингали монологын тыңласагыз, сез дә сокланыр идегез, мөгаен. -Укучыларым татар телендә аралашмый, ләкин татарча әсәрләрнең эчтәлекләрен аңлап һәм яратып өйрәнәләр, - диде Люзия Гарапова.
Олы Кайбыч мәктәбеннән Инзилә Вәлиуллинаның чыгышыннан соң алкышлар шактый озак тынмады. Ул зур осталык белән Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлары"ннан Сәрвәр монологын башкарды. Әлеге номинациядә Иске Чәчкаб тан Илназ Шәмсетдинов, Мәлкидән Елена Воробьева, Анжелика Якимова да уңышлы чыгыш ясады. Чүтидән Камилә Солтанова, Бәрлебашыннан Диләрә Хикмәтуллина, Ислам Рәхмәтуллин Кәрим Тинчурин әсәрләреннән өзек сөйләде. Олы Урсак мәктәбе укучылары татар драматургиясе классигының күпме карасаң да туеп булмый торган «Зәңгәр шәл»еннән өзек тәкъдим итте. Иске Чәчкаб мәктәбенең "Салават күпере" вокаль ансамбле, Кошманнан Кад рия Хикмәтуллина, Чүтидән Марина Тараканова, Диана Леонтьева да "Спектакльдән җыр" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, югары балларга ия булды. Укучыларның чыгышларын "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Үзе дә спектакльләрдә зур осталык белән уйнаучы, Кайбыч районы тамашачысының мәхәббәтен казанган Рушания апалары яшь театр сөючеләргә киңәш-тәкъдимнәрен дә ирештерде. Бәйгенең район этабында беренче урынны яулаган Кадрия Хикмәтуллина, Ислам Рәхмәтуллин, "Салават күпере" вокаль ансамбле, Диана Леонтьева, Марина Тараканова һәм Олы Урсак мәктәбе укучылары Буада узачак зона турында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының яшь театр сөючеләре бәйгедә осталыкларын сынады. Кем җиңүче?