Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч савымчылары, ясалма орлыкландыру технологлары осталыкта сынашты

Багайда район савымчылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары һөнәри осталыкта көч сынашты. Бәйгедә 24 савымчы, 25 технолог катнашты.

Савымчылар башта теоретик сорауларга җавап бирде. Аннан соң савым аппратын вакытка сүтеп җыю, сыер савуда осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, узган ел районда, Татарстанда беренче, ә Россия Федерациясе буенча икенче урынны яулаган Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова быел да беренче булды! Багай фермасы савымчысы Мөршидә Гадиева икенче урынны яулады. Ул 2014 елда да район буенча икенче урынны яулаган иде. Өченче урынны икенче ел рәттән Бәрлебашы фермасы савымчысы Илгиз Борһанов алды.
Ясалма орлыкландыру технологлары арасында да бәйге кискен барды. Шулай да, узган елгы бәйге җиңүчесе- Борындыктан Мәдинә Мингалиева үз эшенең остасы булуын кабат раслады. Икенче-өченче урыннарны Хуҗа Хәсәннән Вероника Губеева белән "Родина" хуҗалыгыннан Оксана Емельянова бүлеште. Җиңүчеләрнең барысына да Альберт Рәхмәтуллин Мактау кәгазьләре тапшырды.

Симәкидән Ирина Хикмәтуллина ясалма орлыкландыру технологы булып озак еллар эшли. Аның намуслы хезмәтен, яшь үрчем алуда югары күрсәткечләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасының "Элита" нәсел эше буенча акционерлык җәмгыятенең баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров аңа бүләк һәм Мактау кәгазе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч савымчылары, ясалма орлыкландыру технологлары осталыкта сынашты