Хәбәрләр
Кайбыч терелек азыгы әзерләү буенча беренче унлыкта
"Азыгы мулның - кышы кыска", - дигән борынгылар. Районыбыз механизаторлары да кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләп калырга тырыша.
Бер баш шартлы терлеккә азык берәмлеге хәзерләү буенча Кайбыч республикада беренче унлыкта бара. Безнекеләр, 14,2 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләп, җиденче урынга чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 20 июльгә барлыгы 58 мең тонна сенаж, 2300 тонна печән, 137 тонна яфраказык хәзерләнгән. Сенаж салуда "Яңа юл" хуҗалыгы үзенә йөкләнгән планны - 118, "Подберезье" хуҗалыгы 104 процентка үтәгән. Әлеге азык "Дубравы -3"тә - 22231, "Дубравы -2"дә - 18997 тонна хәзерләнде. «Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте хәзер шул исемдә йөри. Көннәр явымлы торганда хуҗалыкларда сенаж салуга өстенлек бирсә, хәзер, кояшлы, коры көннәрдән файдаланып, печән хәзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев