Кайбыч укучылары арасында шахмат буенча булачак гроссмейстерлар ачыкланды
Олы Кайбыч мәдәният йортында 11 класска кадәрге укучылар арасында шахмат буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда барлыгы 13 команда катнашты.
Егетләр арасында шәхси беренчелектә Борындык төп мәктәбеннән Константин Шленкин җиңүгә иреште. Кошман төп мәктәбеннән Ислам Сабиров һәм Олы Подберезье урта мәктәбеннән Артемий Решеткин икенче-өченче урыннарны бүлеште. Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән яшь шахматчы Баязит Хәсәновның яхшы уенын билгеләп үтәсе килә. 2004 елгы бу спортчы дүрт иң яхшы уйнаучылар исемлегенә керде.
Кызлар арасында Кече Мәме төп мәктәбеннән Лилия Гайфуллинага тиңнәр булмады. Ул турнир барышында бер тапкыр да җиңелмәде. Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Ләйлә Вәлиева - икенче урында. Кискен көрәштә, Олы Кайбыч мәктәбеннән Илсөяр Рәхмәтуллинаны җиңеп, Олы Урсак урта мәктәбеннән Гөлназ Зарипова өченче урынга чыкты.
Составында Ислам Сабиров, Әлфия Хәйруллина, Илнур һәм Алия Әхмәтшиннар булган Кошман мәктәбе командасы, мәктәп тарихында беренче тапкыр беренче урынны яулап, күчмә кубокка ия булды. Олы Подберезье мәктәбе командасы икенче урынга чыкты. Кече Мәме мәктәбе командысына өченче урын бирелде. Шахматчылар өчен ярышлар моның белән генә төгәлләнми, аларны алда яңа турнирлар көтә. Аның нәтиҗәләре буенча республика буенча укучылар спартакиадасында катнашачак район җыелма командасы ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев