Бүген без террорчыларның бөтен дөнья күләмендәге явызлыгы турында еш ишетәбез. Алар тынычлык сөюче яхшы ниятле төрле милләт кешеләрен хафага сала, бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзә. Безнең һәрберебезгә үзенең гражданлык бурычын үтәү өчен җаваплылык алу зарур. 258 нче бронетанк техникасын ремонтлау буенча аерым батальонының элеккеге командиры Владимир Горный шулай дип белдерде....
Хәзерге вакытта Мәскәү янындагы Нарофоминск шәһәрендә яшәүче әфганчы Владимир Давыдович әле шушы араларда гына Кайбычка кайтты. Юк, Татарстан, өстәвенә Кайбыч белән берни дә бәйләми аны. Безнең районда аның белән бергә кырыс әфган мәктәбен узган хезмәттәше Юрий Ершов яши. Владимир Горный еллар дәвамында хәрби хезмәттәшләрен эзләп тапкан, алар белән очрашулар оештыра. Кайбычка ул шул ук батальонда бронетанк техникасын ремонтлау буенча баш инженер булып хезмәт иткән Ковров шәһәре егете Владимир Рацио белән бергә кайткан иде. Аларның икесе дә отставкада, ләкин эшләүләрен дәвам итәләр.
- Без Әфганстанда хезмәт иткән барлык хезмәттәшләребез белән диярлек тыгыз элемтәдә торабыз. Россиянең төрле почмакларында яшәсәләр дә, алар янына барып, тормыш шартлары белән танышабыз, кирәк булса, ярдәм итү юлларын эзлибез - диде Владимир Горный.
- Юрий Ершов та, башка әфганчылар үзләре дә Нарофоминскка, башка шәһәрләрдә узган очрашуларга еш килә. Безнең штаб Евпаториядә урнашкан, киләсе язга шунда җыелырга исәплибез. Хәзер хезмәттәшләребез турында мәгълүмат җыябыз. Владимир Викторович безнең штабның канцеляриясен алып бара, - дип сүзгә кушылды Владимир Рацио.
- Бүгенге электрон мөмкинлекләр: компьютер, интернет, социаль челтәрләр, скайп - могҗизага тиң. Без интернет аша бер-беребезне таптык, тыгыз элемтәләр урнаштырдык. Бер елдан соң Евпаториядә җыелдык, анда, ара ерак дип тормады, Юрий Ершов та килгән иде. Беренче очрашуга Воронеж егетләре килә алмаган иде, алар янына үзебез бардык. Узган елның 7 ноябрендә Воронеж өлкәсенең Анна шәһәрендә җыелдык. Егетләргә батальонның истәлек билгесен, хәрби хәрәкәтләр ветераны медален тапшырдык. Әнә шулай бергә җыела алуыбызга барыбыз да шатландык.
Сүз дә юк, йөрәгебездә тирән эз калдырган үзәк өзгеч вакыйгалар күп булды. Шунысы бәхәссез: үлем белән йөзгә-йөз очрашкан әфганчылар тыныч көннәрнең кадерен белә, беркайчан да террорчы булмаячак. Без террорчыларга тирән нәфрәт белән карыйбыз.
Батальон командиры билгеләп үткәнчә, Әфганстанда хезмәт иткән егетләр Союзда хезмәт итүчеләрдән шактый аерыла, аларның дуслыкка мөнәсәбәтләре башка, бер-берсенә карата ихтирам зур.
Якташыбыз, әфганчы Юрий Ершов командирларын шатланып, колач җәеп каршы алды.
Кайбычта алар Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә әле быел гына ачылган һәйкәл янында булдылар, чәчәкләр салдылар. Кунаклар һәйкәл төзелешенә кагылышлы бар нәрсә белән кызыксынды. Тыныч вакытта безнең солдатларның батырлыгын искә алу өчен күп нәрсә эшләнә. Мемориаль комплекста районыбыз әфганчыларының исем-фамилияләре ташка уеп язылган һәм яуда һәлак булган дүрт якташыбызның бюсты куелган.
- Сездә шундый һәйкәл ачулары турында без кайткач үзебезнекләргә дә сөйләячәкбез. Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә дә мондый һәйкәлләр юк. Кайбычта әфганчылар истәлеген кадерләп саклаулары патриотизм, туган илне, тынычлыкны яратуның символын дә гәүдәләндерә - диде Владимир Горный.
Кайбычтан соң, өч әфганчы дус Чүпрәле районында яшәүче хезмәттәшләре Виктор Петухов янына юл тоттылар. Анда Хәрби дан аллеясенә бардылар. Ә кире кайтканда, Апаста әфганчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булдылар. Кече Мәмедә алар бер атна кунак булдылар. Әмма вакытны бушка уздырмадылар. Зөя утрау-шәһәрчегендә, Татарстан башкаласы Казан белән таныштылар. Владимир Горный борынгы антиквар әйберләрдән коллекциясе җыю белән икән. Бу юлы истәлеккә бизмән, кайрау җайланмасы, үтүк кую җайланмасы сатып алды.
Командирларның киләсе тукталышлары - Североуральск һәм Екатеринбург.
Нет комментариев