Кайбычларның “Мәхәббәт чишмәсе” Әтнә халкын елаткан
Кичә Олы Кайбыч мәдәният хезмәткәрләре Әтнә районына гастрольгә барды.
Алар тамашачыларга Исламия Мәхмутованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен тәкъдим итте. Әтнәлеләр бу спектакльне яратып караган. Әтнәдә хезмәтәшебез Сүрия Мингатина безгә менә шундый эчтәлектәге хәбәр җибәргән. Бүген кич театрыбыз бинасында "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен карадык. Тамашачы яратып карады, алкышлар күп булды. Көлдек тә, еладык та... Тамаша залы тулы иде. Аны телефон аша гына булса да видеога төшереп утыручылар да булды. Рәхмәт сезгә, кайбычлылар!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев