Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар бүләкләнде

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Дуб­рава" җәмгыяте механизаторы Иван Даниловка "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Дуб­рава" җәмгыяте савымчысы Алсу...

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Дуб­рава" җәмгыяте механизаторы Иван Даниловка "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Дуб­рава" җәмгыяте савымчысы Алсу Әбүзәровага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбиты укытучысы Любовь Русова белән Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетының беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгече Рушания Хәбибуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.
"Подберезье" агрофирмасының баш бухгалтеры Лариса Крайнова Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
"Подберезье" агрофирмасы механизаторы Александр Романов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Россиянең агросәнәгать комплексына керткән өлеше өчен» көмеш медале белән бүләкләнде.
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча 1 разрядлы белгече Зөләйха Баһавиевага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар бүләкләнде