Хәбәрләр
Кайбычлылар, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин
30 июньдә Бөтенроссия күләмендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
Татарстанда әлеге ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә; «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә; Татарстан Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә; «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә; Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә, бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Халыкны кабул итү Казанда 9:00-17:00, район һәм башка шәһәрләрдә 8:00-16:00 сәгатьләрдә оештырыла. Консультацияне ТР Юстиция министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Конституция суды, Федераль суд приставы хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокат, нотариус, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары бирә. Бу көнне Кайбычта гражданнарны нотариус Ирек Гафуров 8.00-10.00 сәгатьтә, адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин 10.00-12.00, суд приставы Рәмис Садыйков- 12.00-14.00, прокуратура хезмәткәрләре 14.00-16.00 сәгатьтә кабул итә. Очрашу район Советында "Бердәм Россия"нең кабул итү бүлмәсендә уза. Элемтә өчен телефон: 2-16-19.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев