Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар чираттагы ялларын ничек үткәрә?

Бик күпләр чираттагы ялларын җәй айларында алырга тырыша. Чөнки кояшлы көннәрдә рәхәтләнеп ял итәсең, су коенасың, кунакка барасың. Табигать кочагында хозурланасың, җиләккә, гөмбәгә йөрисең, кайнатмалар әзерлисең, компот ябасың, печән әзерләргә дә буш вакыт күп. Хәер, авыл җирендә эшнең бетәсе юк инде аның. Шулай да чираттагы ял алу бәхетенә ирешкән кайбычлылар...

Резедә Сайранова, Кошман мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:
-Безнең ял гадәттә укучыларның җәйге каникуллары вакытына туры килә. Быел үземә бүләк ясадым әле, ялга ераккарак -гүзәл Кырымга бардым. Евпатория шәһәрендәге шифаханәләрнең берсендә ял итеп кайттым. Сәламәтлегемне ныгытып, күңелемә ял алып, бик матур җылы хатирәләр белән кайттым мин аннан. "Югалган дөнья" динозаврлар паркында, берсеннән-берсе матур Бахчисарай, Севастополь, Ялта шәһәрләренең истәлек­ле урыннарында булдым. Тирән диңгездә су коендым. Әмма ничек кенә яхшы булмасын, хөрмә-кипарислар үскән җирләрдән туган ягымны сагынып кайттым.
Алия Кадыйрова, район электр элемтәсе узелы хезмәткәре, Кошман авылында яши:
- Минем быелгы ялым март аена туры килгән иде. Бераз авырып алуымны исәпкә алмаганда,ялым файдалы һәм күңелле узды. Чит илләргә чыгып ял итәргә өлгерермен әле, туган ягымда да рәхәт миңа. Ял вакытында туганнар белән ешрак аралашырга тырыштым. Буа шәһәрендә яшәүче апамда бер атна кунакта булдым, анда парк­ка бардык. Үзебезнең Кайбычтагы ял паркында да ял итәргә яратам мин. "Сабантуй" паркының дизайн буенча төзекләндерелүенә дә шатланам. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасыннан укып белдем. Парк күзгә күренеп үзгәрәчәк әле, ул яшьләрнең иң яраткан урыны булачак. Санаулы көннәр тиз уза шул, минем дә чираттагы ялым сизелмичә, өй мәшәкатьләре белән узып китте.
Марина Русова, мәгариф бүлеге хезмәткәре (Олы Кайбыч):
- Мин үзем әлегә өченче балам белән декрет ялында утырам, хирург булып эшләүче тормыш иптәшем Алексей чираттагы ялын алды. Без ел саен балалар белән бергә берәр шифаханәдә ял итәргә тырышабыз. Моңа кадәр үзебезнең гүзәл Татарстаныбызда гына ял итсәк, быел без дә чит илгә барырга булдык. Быел җәй башларында салкын иде, гел яңгырлар явып торды. Шуңа да җылы якны - кояшлы Төркияне сайладык. Аннан кайткач, туганнарда кунак булдык, хәзер күп вакытыбыз бакчада уза.
Розалия Гыйльфанова, Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз:
- Мин үзем чираттагы ялымда ел саен гаилә белән туган авылым Мөрәлегә ашкынып кайтам. Бернинди дә чит илләр кирәкми миңа. Юкка гына, "Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да" дип җырламыйлар икән. Туган як һавасы үзе җанга дәва ул, шуңа да аннан ел буена җитәрлек энергия алып киләм. Урманга барам, җиләк җыям, яшел чирәмле авылым урамнарында йөрим. Минем өчен шифаханә - авыл ул. Олыгая барган саен,туган нигез ныграк сагындыра, үзенә тарта икән ул. Һәр кайтуымда туган авылымның матурлыгына, Кайбыч районының елдан-ел яхшы якка үзгәреш­ләр кичерүенә, үсә баруына сөенәм. Ял паркында көндез дә, төнлә дә матур. "Салават күпере" спорт -сәламәтләндерү комплек­сы үзе генә ни тора! Авылда бассейн кадәр бассейн ачылсын әле! Су коену, тренажерларда шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, балаларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияли. Кайбычта уңган-булган кешеләр яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар чираттагы ялларын ничек үткәрә?