Кайбычлылар Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына багышланган “Пилигрим” шоу-программасын тамаша кылачак
Мәгълүм булганча, 24 июльдән 9 августка кадәр Казан шәһәрендә Су спорты төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты уза.
Әлеге чемпионат тарихында беренче мәртәбә ачылу тантанасы тугыз тапкыр күрсәтеләчәк. 24 июльдә казанлылар һәм шәһәр
кунаклары «Татнефть Арена»да чемпионатның рәсми ачылу тантанасын күрә ала. 26 июльдән сигез көн буена «Пилигрим» дип аталган шоу-программа кабатлап күрсәтеләчәк.
26 июль көнне «Пилигрим» шоу-программасын тамаша кылырга безнең районнан да 46 кешелек делегациянең, шул исәптән ятим, чит гаиләгә тәрбиягә алынган, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 29 баланың баруы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев