Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар яшь педагогларның кышкы форумында катнашты

Югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь укытучылар мәктәптә үз урыннарын тапканмы? Аларга остазлары ярдәм итәме, коллективта җылы кабул иткәннәрме? Укучылар, ата-аналар белән мөнәсәбәтләре нинди? Төрле педагогик хәлләрдән ничек чыгарга? Балаларга төпле белем бирү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Казанда Халыкара мәктәп базасында үткән яшь педагоглар ассоциациясенең икенче кышкы форумында...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән бу форумда республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән яшь укытучылар катнашты. Алар арасында Иске Чәчкаб мәктәбеннән Чулпан Газимҗанова, Мәлкидән Артур Акрымов, Иске Тәрбиттән Андрей Соснин, Хуҗа Хәсәннән Азат Раззаков, Надеждинодан Альберт Лукин да бар иде. Хезмәт биографиясен укытучы буларак яза башлаган яшьләр белән министрлык вәкилләре, республиканың зур тәҗрибәгә ия булган көчле педагоглары төрле мастер-класслар үткәрде, киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар яшь педагогларның кышкы форумында катнашты