Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлыларның бу сезонда беренче җиңүе 

Район яшьләренең хоккей буенча җыелма командасы Казан шәһәренең "Кан-Авто" командасын үз бозында кабул итте. Шулай итеп, кышкы уеннарга старт бирелде.

- Безнең команда 2012 елда "Кан-Авто" компаниясе хезмәткәрләреннән оешты. Тренерыбыз Андрей Царев җитәкчелегендә Казан шәһәренең Спорт сараенда шөгыльләнәбез. Команда яшь булуына карамастан, хоккей буенча төрле ярышларда катнашып киләбез. 2015 елда Идел буе хоккей сөючеләре лигасы ярышларында җиңү яуладык, - дип үзләре белән таныштырды команда капитаны Павел Коротченко.
Әлеге очрашуда якташларыбыз кунакларны 8:4 исәбенә отты. Кайбычлылардан Илдус Вәлиуллин - 3, Илгиз Вәлиуллин - 2, Рамил Миңнуллин, Илназ Сәлахиев, Айдар Хикмәтуллин - берәр алка кертте. Кунаклардан Илья Федоров - 3, Максим Исаев - 1 алка кертте. Кайбычлылар капкасын Илнар Якупов сакласа, "Кан-Авто" командасы капкасында Булат Газизуллин торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларның бу сезонда беренче җиңүе