Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның яшь әниләренә югары квалификацияле врач киңәшләрен бирә

Дөньяны иң якты төсләргә күмеп, шатлык күз яшьләренә манылып гаиләдә көтеп алынган нарасый беренче авазын сала.

Әти-әнинең бу мизгелдәге олы бәхетен җир-күк бизмәне генә үлчәп бетерә ала микән?! Юктыр, ла! Чү, бәхет, шатлык белән бергә өй ишегеннән бала тормышына кагылган мең төрле сорау, мәшәкать, борчу да килеп керде түгелме?! Әлбәттә инде, һәр әти-әнинең беренче көннән үк үз баласын сәламәт һәм нык итеп үстерәсе килә. Ничек ашатырга, баланың борчылып елавы нәрсә аңлата, бала үсешендәге беренче проблемаларны алдан тоемлап, ничек дөрес ярдәм күрсәтергә? Кайсы очракта нинди табибка мөрәҗәгать итәргә?! Яшь әти-әниләр мондый четерекле сораулар каршында югалып калырга мөмкин, әлбәттә. Шуны истә тотып, инде күп еллар яңа туган сабыйлар белән эшләү тәҗрибәсе зур булган табиб, югары квалификацияле белгеч -
Елена Капицкая белән әңгәмә кордык.
- Күп кенә яшь әти-­әниләр баланы туганчы зур шатлык төргәге итеп кенә күз алдына китерә. Бала тудыру йортыннан өйгә кайткач, яшь әти-әниләр югалып калучан була. Әни кеше беренче чиратта нәрсәләргә игътибарлы булырга тиеш?
- Әгәр дә ана кеше баласын авырлык белән тапкан икән һәм врачлар туганда балага Апгар шкаласы буенча сигез балдан да түбәнрәк билге куйганнар икән, шуның өстенә бала өйгә кайткач еш очкылык тотса, иреннәре, яки куллары, аяклары калтырана торган булса, яктылыкка, тавышка реакциясе булмаса, күзе белән хәрәкәт иткән предметларны күзәтмәсә, тиз арада балалар белән эшли торган неврологка мөрәҗәгать итәргә, аның белән киңәшләшергә кирәк. Гадәттә, невролог баланы бер айдан соң гына карый. Балагызда шик туа икән, бер ай үткәнне көтмәгез. Чөнки, бала сәламәтлегендә проблемаларны никадәр иртәрәк чишә башлыйсың, ул шулкадәр тизрәк хәл ителергә мөмкин. Еш кына табибларга дөрес диагноз куярга нейросонография - баланың баш миенә ясалган УЗИ күрсәткечләре дә булыша.
- Ә күкрәк ашатканда?
- Күкрәк ашаганда бала бик тиз арып китсә, суыр­ганда борын асты, авыз тирәләре зәңгәрләнеп чыкса - кардиолог белән киңәшү җаен табыгыз! Еш кына яңа туган балаларның йөрәк эшчәнлеге ныгып җитмәгән була. Исегездә калдырыгыз, йөрәк белән бәйле мәсьәләләрне озакка сузырга ярамый!
- Кемнәрдер малай алып кайта, ә кемнеңдер бәхетенә нәни кыз тия. Баланың җенесенә карап та аерым игътибар кирәктер...
- Әлбәттә! Әгәр сез ир бала үстерәсез икән, саклык белән генә улыгызның йомырка капчыгын капшап карагыз, йомыркалары урынына утырганмы? Ул буш булып тоелса, баланы хирургка күрсәтергә кирәк. Әгәр йомырка капчыгы дөрес урнашмаган булса, өч яшькә кадәр тиешле операция ясыйлар. Операция ясатуны өч яшьтән дә калдырырга ярамый, чөнки мондый очракта балагызга нәселсез калу куркынычы яный. Әгәр балагызның бер генә йомырка капчыгы да урнашмаган икән, нәселсез калу куркынычы 80%ка арта дигән сүз. Памперслар белән дә артык мавыкмагыз, малайларга ул бигрәк начар тәэсир итә. Кызларга да аерым игътибар кирәк. Бер айга кадәр көнгә бер тапкыр, үсә төшкәч атнага 2-3 тапкыр юындырып алганнан соң, кызыгызның җенси органнарын тикшереп алыгыз. Кайвакыт, кызларның җенес органнары йомылып китә. Мондый очракта, кыз баланы балалар гинекологына алып баралар. Кыз балалар беркай­чан да кысталып йөрергә тиеш түгел. Сидек капчыгын вакытында бушатмаганда аналык дөрес формалашмаска мөмкин.
- Елена Борисовна, яшь әти-әниләргә тагын нинди киңәшләрегез бар?!
- Баланың муен кәкерәюләрен, чалыш аяк­ларны, мускуллар тонуста булганда мөмкин кадәр соңга калдырмыйча массаж ярдәмендә сәламәтләндерегә тырышыгыз. Үскәч төзәлер әле, ди кайбер әти-әниләр. Юк, болай уйлау һич дөрес түгел! Бала сәламәтлегендәге кайбер проблемаларны соңга калдыру - ахырдан төзәтеп булмаслык зур хаталарга китерергә мөмкин. Үзегез дә массаж ясау алымнарына өйрәнегез. Баланың артык иртә яки бик соңга калып тәпиләренә басарга тырышуы - ортопед игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Еш кына күкрәк балалары эч авыртуга түзә алмыйча елыйлар. Моның сәбәбе - дисбактериоз яки дөрес ашатмау булырга мөмкин. Бу очракта сезгә инфекционист яки тәҗрибәле педиатр ярдәмгә килер, табибларның киңәше өегездә тынычлык урнаштырырга ярдәм итәр. Шуны да әйтәсем килә: беркайчан да танышлар киңәше, телевизордагы реклама мәгълүматларына таянып сабыегызны үзегез генә дәваларга тырышмагыз. Нинди генә сорау килеп туганда да, иң беренче чиратта врач белән киңәшегез! Сабыйларыгыз йокыдан елмаеп уянсын, сәламәт булсын, үзегезгә бетмәс көч һәм сабырлык телим!
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, яшь әти-әниләр Сезнең киңәшләргә һичшиксез колак салырлар дип уйлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның яшь әниләренә югары квалификацияле врач киңәшләрен бирә