Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары “Көзге каникул” акциясен үткәрә

Уку елы яңа гына башланган кебек иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланды, укучылар көзге каникулга чыктылар. Каникул вакытында балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып имгәнүләрен, зыян күрүләрен профилактикалау максатында республикада 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр киң масштаблы "Көзге каникул" дигән акция үткәрелә.

- Каникул көннәрендә мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез, балаларга юлда үзеңне сак тотарга кирәклеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйли, - диде район ЮХИДИе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин. - Балалар бакчалары, мәктәпләр яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган машиналарда хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында, юл аркылы чыгучы балаларны уздырмаучы шоферларга, юл йөрү кагыйдәдәрен бозган балаларга да таләпләр катгый. Әле шушы көннәрдә генә Олы Тәрбит авылының "Карлыгач" балалар бакчасында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүе буенча белемнәрен ныгыту максатында "Юлларда сак булыйк!" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрдек, балаларны бүләкләр белән куандырдык. "Көзге каникуллар" чарасы вакытында инспекторлар юл кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар да уздыра.
ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, агымдагы елның тугыз аенда республикабыз юлларында балалар катнашында 447 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466сы төрле тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары “Көзге каникул” акциясен үткәрә