...Ул көнне өйгә бабайның үзеннән алда хәбәре килеп ирешә: «Күрше Кабыккүпер авылында энең белән сүзгә килгәннәр, бик дулап кайта». Берсе алдан капканы ачып керә, икенчесе: «Бәладән башаяк», - дип, абзар артыннан гына әниләренә йөгерә. «Киттеңме, китсәң ярар, артыңнан йөрмим», - дип уйлагандыр инде бабай һәм... Һәм ул шул кызулык белән...
Баласы туып җиде көн үтүгә ул бабайлар капкасын шакый. «Бигрәк кечкенә бит әле, бераздан китерерсең», - ди әби. Ике атнадан Нурлыбанәт апа кабат әйләнеп килә... Әбинең күкрәк сөте кызларның икесенә дә җитә. Саимә апага исемне аналарның кайсы кушкандыр, белмим. Баласын берничә көннән ят кулларга илтеп бирергә җыенган үз әнисе аңа исем эзләп тордымы икән? Юктыр да.
Хәер, үз хәлен үзе генә белгәндер.
Ул заманнарда ирдән бала белән кайткан хатынның язмышы безгә азмы-күпме мәгълүм ләбаса.
Әбине мин күреп белмим - ул бик яшьли, әнигә 13 яшь чагында ук бакыйлыкка күчә. Сөйләүләре буенча, бик йомшак күңелле, юаш, мәрхәмәтле җан булган. Шуңа күрә, Саимә апаның: «Мин Бибихәлия әнкәйне генә әни дип беләм», - диюенә шаккатмыйм. Үсеп буйга җиткәч, апа Киров шәһәренә эшкә китә. Кайткан саен әбигә бүләк алып кайта: йә яулык, йә оек, йә күлмәклек. Әбинең: «Күчтәнәчкә үз әниеңә җибәрик, ул да куансын», - диюенә кул гына селти.
Апа киткәч, әби бүләкләрне күршедәге Мүшки авылына - Нурлыбанәтнең туганнарына илткәли.
Ә Нурлыбанәт апа... Үскәндә аның исемен өйдә еш ишетә идем. Дөресрәге, әни Олы Кайбычка барып кайткан саен. «Нурлыбанәт апа очрады, Саимә апа турында тагын берни дә сорамады!» - дип һәрчак гаҗәпләнеп сөйли иде әни. Нурлыбанәт апа бабайдан аерылгач Олы Кайбычка кияүгә чыккан, алты ир бала тапкан, карты инде үлгән, ул үзе генә яши иде. «Улларын сөйли, ә апаны искә дә төшерми», - дип аптырый әни. Нурлыбанәт апа инде вафат. Бердәнбер кызын дөньяда булмаган да кебек итеп онытырга ни мәҗбүр итте икән аны? Бәлки бу хакта онытканга гына яши дә алгандыр ул. Кем белә? Ә балалар каты күңелле. Әнисенең туганнары Саимә апаны чакырып та карый: «Бәлки әниең янына күчәрсең?» - диләр. Апа кырт кисә: «Ташламасын иде! Минем үз әнкәем дә бик әйбәт!»
Нет комментариев