Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта хатын кызларны маммограф кабул итә башлый

Кайбычта онкологик авыруларның еш күзәтелүе район җитәкчелеген дә, медицина хезмәткәрләренең үзләрен дә, халыкны да борчый. Табиблар аның төп сәбәбен авыруларның сырхауханәгә үзвакытында мөрәҗәгать итмәүләрендә күрә. Хатын-кызлар арасында күкрәктә яман шеш авырулары да еш очрый. Маммография турында тулырак сөйләвен үтенеп, без район үзәк

сырхауханәсе баш врачының халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Алмаз Алиуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Иң элек укучыларыбызга шуны хәбәр итәсем килә: ел саен үткәрелүче диспансерлаштыру кысаларында 21 июльдән ике атнага район үзәк сырхауханәсенә республика онкология диспансерыннан маммография килә. Диспансерлаштыру узучыларны бушлай карыйлар. Алар - 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960 елгылар һәм калганнар. Еллар исәбе өч елга киметелеп барыла, - диде ул. - Күкрәген тикшертергә теләгән һәр хатын-кыз анда түләүле нигездә күренә ала. Үзегез белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС алып килергә кирәк. Форсатны кулдан ычкындырмасагыз иде, - диде ул. - Узган ел зурлар арасында Кайбычта үткәрелгән диспансерлаштыру вакытында 450 хатын-кыз маммография узды. Аларның 19ында авыру ихтималы булуы ачыкланды, 39-60 яшьтәге - ике, 60 яшьтән өлкәнрәк бер хатын-кызга күкрәктә рак диагнозы куелды.

- Алмаз Альфредович, гүзәл затларыбыз маммографка ничә яшьтән мөрәҗәгать итә башларга тиеш?

- Онкологлар һәм белгечләр 39 яшьтән өлкәнрәк барлык хатын-кызларга ел саен күкрәкләрен тикшертергә киңәш итә. Туганнары арасында күкрәк рагы булучылар "риск" төркеменә керә, шуңа яшьрәкләр дә тикшеренергә тиеш. Маммографлар андагы патологик үзгәрешләрне иртә стадияләрдә ачыклый. Бу ысулның рак табылган 50 яшьтән зуррак хатын-кызлар арасында үлем очракларын 35 процентка киметүе мәгълүм. Яман чирнең иртә стадияләрдә ачыклануы авыруны нәтиҗәле дәваларга, күкрәген саклап калырга мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим, чөнки рак башка тукымаларга күчәргә, метастаза бирергә өлгермәгән була. Маммография - тикшеренүнең рентген ысулы һәм ул утыз елдан артык гамәлдә инде. Тикшергәндә күкрәктәге үзгәрешләр генә түгел, ә шешнең нинди зурлыкта булуы, никадәр таралуы, характеры да ачыклана. Кайчакта тукымадагы үзгәрешләр күренмәскә дә мөмкин, шуңа да табиблар аны "ялган-тискәре күрсәткеч" дип атый. Ракны диагностикалауның башка юллары да киң кулланыла. Маммографиядән тикшеренү узу 5-10 минут вакытны ала. Күкрәктә, сөт бизләрендә чир табылучыларны маммография тикшерүенең икенче этабында республика онкология клиникасы врачлары тикшерә.

Бу чиргә китергән төп сәбәпләр: нәселдән, менструациянең 12 яшьтән дә иртәрәк килә башлавы, климакс чорының соң - 55 яшьтән соң гына күзәтелүе, тәмәке тарту, симерү, радиация һәм башкалар. Сөт бизләрендәге ракның беренче билгеләре: күкрәктә каты төерләр барлыкка килү, сыекча килә башлау, сөт бизенең төсе һәм формасы үз­гәрә башлау, култык астындагы лимфатик төерләрнең зураюы. Авыруны вакытында ачыклау өчен күкрәкне мөстәкыйль рәвештә тикшереп торырга, сөт бизләренә маммография, УЗИ узарга, биоп­сия (шештән алынган күзә­нәкләрне микроскоп аша тикшерү) ясатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта хатын кызларны маммограф кабул итә башлый