Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта кабат мобиль җәмәгатьчелек кабул итүләре үтте

Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгатьчелек кабул итүләре дәвам итә. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында эшли. Активистлар махсус график буенча һәр көнне республика шәһәрләре һәм авылларына чыгып халыкны тыңлый. «Бердәм Россия» вәкилләре әйтүенчә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайланган депутатлар алга таба эшләрен татарстанлылардан җыелган...

Узган атнада мобиль кабул итү координаторы Алинә Галиева, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина белән берлектә Кошман, Мөрәле, Федоровское авыл җирлекләрендә булды. Авылда яшәүчеләр аларга гозерләрен, тәкъдим-фикерләрен җиткерде. Кошман җирлегенең ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Саттарова авылда яшәүче барлык ветераннар исеменнән мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрнең пенсияләрен арттыру, пенсионерларны экскурсияләргә йөртү чыгымнарын каплауны район бюджетына кертү турындагы мәсьәләләрне күтәрде ул. Тагын бер гозере бар. Кошманда спортның популярлык ала башлаган төре - скандинавча йөрү белән шөгыльләнүчеләр бар. "Моның өчен аерым юл булса, яхшы булыр иде", дигән наказын да җиткерде. Ә менә язмышын туган авылы белән бәйләгән Марсель Садриевны яшьләргә яхшы хезмәт хаклы эш урыннары булдыру мәсьәләсе борчый. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина үзенең наказын рәхмәт сүзләреннән башлады.
- Авыл халкынының тормыш-яшәеше көннән-көн яхшыра бара, - диде ул. - Татарстанда тормышка ашырылучы программалар авылларның социаль йөзен яхшыртты. Безнең Кошман авылында да шул программалар нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пунк­ты төзелде, асфальт юллар салына, урамнарда төнлә дә якты. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Авылыбыздагы мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк, шушы мәсьәләне дә хәл итәсе иде.
Мобиль җәмәгатьчелек кабул итү төркеме утырган автобусның чираттагы тукталышы - Мөрәледә. Бу авылда да туган җирләренең киләчәгенә битараф булмаган кешеләр яши. Сорау-үтенечләре дә авыл язмышына, аның бүгенгесенә кагылышлы.
Пенсия яшендәге Флера Гатиятованы авыл уртасындагы күлне төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Авыл имамы Галим Гыйбадуллин авылны "Чиста су" программасына кертергә тәкъдим итте. Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин укучыларны спортка тартуда янып-көеп йөри. Спортның тимераякта шуу төре буенча бер укучысы хәтта Татарстанның җыелма командасы сос­тавына да кертелде. Аның кул астында шөгыльләнүче укучылар республика күләмендә дә, Бөтенроссия ярышларында да призлы урыннар яулый.
- Без тренировкаларга Казанга йөрергә мәҗбүр, - диде ул. - Җәйге чорда роликлы тимераякларда шуу өчен 300-330 метр озынлыкта юл төзеп булмасмы икән? Кыш көне ул юлны тимераякта шуу өчен файдаланып булыр иде.
Федоровское - "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгатьчелек кабул итү автобусы туктаган өченче авыл. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Бутрова да Президент программаларының гамәлдә булуына рәхмәтен белдерде. Ул әлегә дүрт йорты гына булган, үзе яшәгән Яңа урамына газ кертүдә ярдәм итүләрен үтенде. Надежда Филина да үтенечен башта рәхмәт әйтүдән башлады.
- Үзара салым программасының авылларның социаль йөзен үзгәртүдә файдасы бик зур. Бу программа алдагы елларда да дәвамлы булсын иде, - диде ул. - Без хуҗалыгыбызда терлекләр күп асрыйбыз. Дуңгызлар сатып алганда чыгымнарны каплау өчен субсидияләр бирелсен иде. Пролетар, Яшьләр урамындагы юлларны да ремонтларга кирәк. Илдар Сәлахов та шушы 1500 метр озынлыктагы ике урамга юл кирәклегенә тукталды, язгы-көзге пычракларда аннан үтеп йөрүе авыр булуын әйтте.
- Без авыл халкының яшәешен яхшыртудагы тырышлыклары, социаль программалар өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллинга бөтен авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде Татьяна Камалиева. - Сезнең эшчәнлек нәтиҗәсендә район яхшы якка үзгәрә, үсә. Боларның барысы да безнең киләчәгебез булган балалар өчен эшләнә.
Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяков та теләкләрен җиткерде:
- Авылыбызда Григорьевлар гаиләсе күп еллар инде республика һәм Бөтенроссия авыл спорт уеннарында призлы урыннар яулый. Алар үзләре физкультура укытучылары, мәктәптә тренировкалар үтәләр. Әмма бездә йөгерү юлы юк. Аны булдыру өчен финанслар каралмаган. Булачак депутатлар ярдәменә таянабыз. Шулай ук мәктәптә куяннар үрчетү өчен "Михайлова утлыклары" алуда дәүләт ярдәмен оештырып булмасмы икән? 1 сентябрьдән безнең мәктәп физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны укыту буенча пилот мәктәпләр рәтенә кертелде. Моның өчен барлык шартлар да бар. Бездә коляскада гына утыручы инвалид бала укый башлады. Ул Федоровскоедан биш чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылда яши. Аны йөртү өчен махсус автобус сатып алуда ярдәм итүләрен сорыйбыз.
Соңыннан мобиль кабул итү координаторы Алинә Галиева болай диде:
- Без әнә шулай районда яшәүчеләрнең проблемалары белән танышабыз һәм аларның наказларын булачак депутатларга җиткерәбез. 31 августка 300 шәһәр-­авылдан ике меңнән артык наказ кабул иттек. Аларның барысы да үз чишелешен табар, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта кабат мобиль җәмәгатьчелек кабул итүләре үтте