Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта православие динен тотучылар хач ману бәйрәмен билгеләп үтте

18, 19 гыйнвар көннәрендә район благочинные, протоиерий Николай атакай һәм районда гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева православие динен тотучы авылларда хач ману унаеннан су коену өчен махсус билгеләнгән урыннарда сулыкларны изгеләштерделәр.

19 гыйнварда Федоровское авылын урталай бүлеп агучы Бәрле елгасында махсус бәке ачылган иде. Изгеләштерелгән суга биредә иң беренче булып Сергей Гагаев, аннан соң Денис Лещов керде. Монда Федоровское урта мәктәбе пешекчеләре бәйрәмдә катнашучыларны кайнар чәй, тәмле коймаклар белән сыйлады.
Кече Мәме авылы халкы да дини бәйрәмнәрдә актив катнаша. Авыл янындагы күлдә махсус бәке уелган, чишенеп, киенү өчен палатка куелган. Күл буенда урнашкан палаткада кайнар чәй, тәм-томнар, ботка белән халыкны сыйладылар. Биредә гореф-гадәтләрне үтәп су коенучылар шактый булды. Ике авылда да җыелган халыкны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта православие динен тотучылар хач ману бәйрәмен билгеләп үтте