Кайбычта “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе барлыкка килде
Агымдагы елның апрелендә Казанда үткән «Без булдырабыз! Без бергә» форумы кысаларында, «Президент белән бергә» дип аталган республика иҗтимагый хәрәкәте оешты. Аның төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларына, инициативаларына ярдәм күрсәтү йөзеннән аерым чараларны тормышка ашыру.
Кайбычта да «Президент белән бергә» дип аталган республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе барлыкка килде. Әлеге хәрәкәтне гамәлгә ашыручылар - җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, «Ветераннар советы», «Пенсионерлар берлеге», «Ак калфак», «Татарстан - Яңа Гасыр», «Яшьләр гвардиясе», «Аграр яшьләр берләшмәсе» һәм башка иҗтимагый оешмалар, шулай ук актив тормыш рәвеше алып баручы районыбыз кешеләре. Беренче оештыру җыелышында хәрәкәтнең җитәкчесе сайланды, максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Бу хәрәкәт белән балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина җитәкчелек итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев