Көннәрнең чагыштырмача салкынча торуы спорт яратучыларны куркытмый. Мәктәп укучылары да спортның кышкы төрләре буенча үткәрелгән ярышларда актив катнаша. Хоккей да уйныйлар, тимераякта да йөриләр, чаңгы да шуалар. Олы Кайбычтагы Сабантуй паркында район мәктәпләренең унике яшькә кадәрге укучылары катнашында шәхси һәм команда беренчелегенә узган ярышлар да «кызу» узды. Анда 13 команда...
Бу көнне малайлар да, кызлар да бер чакрым арада ярышты. Ярышны оештыручылар укучыларны берничә секунд аерма белән стартка җибәреп тордылар. Чүти мәктәбеннән Фәнил Шәрәфетдинов иң җитезе булды. Ул, үзеннән алда киткән берничә яшьтәшен узып, беренче урынны яулады. Олы Подберезьедан Павел Чекмарев икенче күрсәткечкә иреште, Мәлки мәктәбеннән Николай Рябчиков - өченче урында. Кызлар арасында Олы Подберезье урта мәктәбеннән Наталья Барабановага тиңнәр булмады. Үзенең чаңгычылары белән дан тоткан Олы Урсак мәктәбеннән Камилә Әшәрәфуллина, Лилия Нуриева һәм Азалия Мөхәммәтҗанова - икенче-дүртенче урыннарда.
Командалар арасында да Олы Урсак мәктәбе укучылары (тренерлары Илназ Абдуллин) - беренче, Мәлки мәктәбе командасы (тренер Александр Галкин) - икенче, Олы Подберезье мәктәбе командасы (тренер Валерий Савинов) - өченче урында.
- Элекке елларда безнең укучылар, борындыклылар белән ярыша-ярыша, чаңгыда җиңү арты җиңү яулый иде. Ул вакыттагы көчле чаңгычыларның күбесе хәзер инде студентлар. Аларга лаеклы алмаш әзерлибез. Укучыларыбызның уңышларына чын күңелдән шатланабыз, - диде Олы Урсак мәктәбенең физкультура укытучысы Илназ Абдуллин.
Призлы урыннарны яулаган командаларга һәм укучыларга медальләр һәм Мактау кәгазьләрен яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев