Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта "Россиянең чаңгы юллары" массакүләм чаңгыда шуу көне узды

Әлеге спорт бәйрәмендә мең ярымнан артык кеше катнашты, ул районның барлык авыл җирлекләрендә дә узды.

Олы Кайбычның "Сабантуй" ял паркына килеп җитүгә үк бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде: музыка яңгырый, пешекчеләр ярышта катнашучыларга елдагыча зур казанда карабодай боткасы пешерә, чәй кайный. Әлеге парк кайбычлыларның яраткан урынына әйләнде. Анда гадәти көннәрдә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны еш очратырга була, гаиләләре белән чаңгыда шуучылар да күп. Авылларда спорт мәйданчыклары, яңа спорт корылмалары ачылуы спорт белән шөгыльләнергә уңайлыклар тудыра. Спорт - сәламәтлек нигезе. Владимир Путин да халыкның спортка күпләп тартылуының яшәү сыйфатын яхшыртуга китерүенә, физкультураны актив пропагандаларга, үзеңә кечкенә чактан ук җаваплы карарга кирәклегенә даими басым ясый.
Иртәнге сәгатьләрдә 20 градустан да салкынрак булса да, көндезгә таба җылытты, кояш та нурларын мул сипте, җил дә юк. Ярышка килүчеләр арасында район Советы, башкарма комитет, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, барлык авылларның да мәктәп директорлары, пенсия яшендәгеләр, мәктәп укучылары да бар иде. Барысының да кулларында чаңгы, йөзләре алсуланган, кәефләре күтәренке, бер-берсен бүгенге спорт бәйрәме белән котлашалар. Ил күләмендә үткәрелүче шундый чарадан читтә каласылары килмәгән аларның. Старт бирелер алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спортчыларга уңышлар теләде, аларны спорт белән дус булырга өндәде. "Россиянең чаңгы юллары" бәйгесе Кайбычта елдан-ел популярлаша, һәрвакыт шулай оешкан төстә, бәйрәмчә уза, ул инде буыннарны берләштерә, диде.
Ярышта оешмалар хезмәткәрләре арасында янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов, Валентина Басыйрова, пенсионерлардан Николай Бугульминский беренче урынны яулады.
- Миңа 63 яшь, гаиләм белән Казанда яшәсәм дә, кышларын күп вакытымны туган авылым Турминскийда үткәрәм,- диде Николай Бугульминский.- 2016 елда да Кайбычта узган шушы ярышта катнашкан идем. Үземне спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Җәй айларында көнсаен 20-25 чакрымда йөгереп кайтам. Кыш көне җиргә кар ятуга ук чаңгыга басам. Яңгырмы, пычракмы, буран, үзәк өзгеч салкыннармы, мине берни дә куркытмый. Кар булмаса, тимераякта шуам. Үзем шофер булып эшләдем, ерак рейслардан кайткач, гел утырып йөрүдән буыннар катканын сизә башладым. Аяк-кулларны ничек тә язарга кирәк бит, шуңа да спорт белән ныграк шөгыльләнә башладым. Хәер, кечкенә чактан спорттан аерылганым юк, футбол, хоккей уйнап үскән, чаңгыда шуган авыл малайлары бит без. Даими хәрәкәт, салкын һава, кайнар мунча, сарымсак- сәламәт булу өчен иң кирәкле әйберләр. Болар булса, берниди дә дарулар кирәкми. Тир чыкканчыга кадәр хәрәкәтләнергә, мускулларны гел тонуста тотарга кирәк. Салкында хәрәкәтләнү - минем өчен иң яхшы дару. 25 ел инде хәмер кулланмыйм, 15 ел элек тәмәкене ташладым. Авырулар әлегә миннән читтә йөри, алга таба да шулай булсын иде.
Кайбычта спорт белән шөгыльләнүчеләр, актив яшәү рәвеше алып баручылар саны арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта "Россиянең чаңгы юллары" массакүләм чаңгыда шуу көне узды