Табигатьтә яз хакимлек итә. Ел фасылларының барысы да безнең күңелләребездә үзенең үзенчәлекле даталары, матур бәйрәмнәре, онытылмас вакыйгалары белән истә кала.
Татарстан музейларында апрельдә менә инде дүртенче ел рәттән "Татарстан музейлары язы" дигән акция үткәрелә. Аның максаты - музейлар арасындагы партнерлык тәҗрибәсен булдыру, музейга халыкны, яшь буынны һәм матбугат чараларын җәлеп итү. Шулай ук коллекцияләренең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтүне күз алдында тота.
Быел да акция 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр үтәчәк. Галия Кайбицкая исемендәге музейда узачак чараларбелән сезне дә таныштырабыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
26 апрель. "Без Тукай оныклары". Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чара. Район җитәкчелеге, район мәктәпләре, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.
Барлык райондашларыбызны, мәктәп укучыларын "Татарстан - музейлары язы - 2017" акциясе кысаларында үзебездә көтеп калабыз. Акция барышында, 21-26 апрель көннәрендә, барлык чараларга һәм экскурсияләргә керү бушлай. Әлеге күркәм мәдәни чараларга рәхим итегез!
Нет комментариев