"Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт ярышларының бер дә туктап торганы юк. Биредә йөзү, мини-футбол, баскетбол, волейбол ярышлары бер-берсен алыштырып кына тора. Декабрь аенда волейбол буенча районның II чемпионаты да старт алды.
- Район оешма, предприятие, учреждениеләре, авыл җирлекләренең ир-егетләр командалары арасында гы волейбол ярышларына 3 декабрьдә старт бирелде. 3-10 декабрь көннәрендә авыл җирлекләре командалары беренче тур уеннарны үткәрде инде. 15 очко белән әлегә Хуҗа Хәсән авыл җирлеге командасы алда бара. 11 декабрьдән районның оешмалары ир-егетләр командалары арасында көрәш башланды. Узган елдагыча, җиңүчеләр район туган көне алдыннан - 2017 елның апрелендә билгеле булачак, - диде яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.
Волейбол ярышларында катнашуга район башкарма комитеты һәм район Советы, "Челтәрле компания", электр элемтәсе узелы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, торак-коммуналь хуҗалыгы, газ берләшмәсе, үзәк сырхауханә, полиция бүлеге, Кайбыч янгын сүндерү часте командалары заявка биргән.
Узган атнаның якшәмбесендә биредә "Челтәрле компания", сырхауханә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ир-егетләр командалары үзара көч сынашты. Ярышны энергетиклар һәм сырхауханә командалары башлап җибәрде. Ярыш шартлары буенча команда ике тапкыр җиңүгә кадәр уйнарга тиеш. Әлеге командалар очрашуы сырхауханә командасы файдасына 2:0 исәбенә төгәлләнде. Уен барышында ике команданың да көчле икәнлеге күренде. Икенче уенда сырхауханә командасы 27:25 исәбенә көндәшләреннән җиңүне тартып алды. Алар спорт мәктәбе командасына каршы да уйнады. Очрашу барышында ике уенда да спорт мәктәбе командасы җиңү яулады (2:0). Алдагы көннәрдә ярышта катнашуга заявка биргән башка командалар үзара көч сынашачак.
- Күргәнегезчә, командалар бик көчле. Шуңа күрә, финалга кадәр барып җитү өчен безгә бик нык тырышырга кирәк булачак, - диде сырхауханә командасы капитаны Василий Иванов.
Нет комментариев