Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта ялган аракы тапканнар?!

Районыбыз территориясендә ялган аракы куллану әле һаман туктамый. Югыйсә бу мәсьәлә буенча законнар да кырыслана, штраф күләме дә арта бара. Алай гынамы соң, ялган һәм сыйфатсыз аракының бәясе - кеше гомерләре белән исәпләнә. Мондый аракыны ясаучылар, аны сатучылар газиз гомерләр белән уйнауларын аңламыймы икән соң?!

23 июль көнне Кайбыч полициясе хезмәткәрләре Олы Тәрбит авылында бер җиңел машинаны тикшерәләр. Машина багажнигыннан алкоголь продукциясе белән тулы биш литрлы ике савыт алына, ә кирәкле документлар табылмый. Шул ук көнне, шул ук авылда полиция хезмәткәрләре тагы бер җиңел машинаны туктата һәм анардан да биш литрлы савытта капкачы пичәтләнгән алкоголь продукциясе табыла.
24 июль көнне юл иминлеге хезмәткәрләре Кайбыч - Камыл юлында ВАЗ машинасын туктата. Рульдә хатын-кыз була. Тикшерү нәтиҗәсендә, машинада биш литрлы савытта алкоголь продукциясе табыла. Табылган продукциянең барысы да Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелә.
Тиешле документлары булмаган килеш законсыз рәвештә аракы сату белән шөгыльләнүчеләрне тагы бер кат кисәтәсе килә: сез кеше гомере белән уйныйсыз! Мондый юл белән кергән акча беркайчан да бәхеткә китерми! Уйланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта ялган аракы тапканнар?!