Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычтагы “Казан каймасы” һәйкәле янында тантана узды

Бөек Ватан сугышы елларында безнең район территориясендә окоплар казучылар хөрмәтенә ачылды бу һәйкәл.

"Күптәннән үткәннәр ул көннәр,
Уйларга, аңларга вакыт бар.
Кояшта күз яшен киптерә
Әниләр казыган окоплар".
Һәйкәлгә шагыйрь Әхмәт Рәшитнең шигъри юллары уеп язылган. Анда шулай ук 331 чакрым озынлыктагы саклану корылмаларын төзүдә ТАССРның 37 шәһәр-районыннан 285,5 мең кеше җәлеп ителүе һәм башка мәгълүматлар да бар.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Казан каймасының 59 чакрымының Кайбыч аша - Надеждино, Ульянково, Иске Чәчкаб, Пләтәни, Олы Подберезье авыллары аша узуы, тарихи яктан зур әһәмияткә ия булган һәйкәлнең Президент Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән төзелүе турында сөйләде. "Әлеге һәйкәл кышкы салкыннарда туң җир казыган, шунда сәламәтлеген югалткан барлык тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт билгесе. Ул яшь буынга якташларыбызның батырлыгы турында искәртеп торачак", - диде ул.
Кошман авыл җирлеге һәм мәктәбе, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы мәктәпләре коллективлары үз чыгышлары белән безне инде еракта калган окоп казыган чорга кайтарды. СССР Дәүләт Оборона комитеты 1941 елның көзендә Татария, Куйбышев, Саратов, Сталинград һәм башка өлкәләрдә дошман танкларыннан саклану өчен окоплар казу турында карар чыгара. Безгә окоп казырга Казаннан да күп кайталар, районның барлык авылларыннан да хатын-кызлар, балалар, сугышка яраксыз дип табылган ир-атлар шушы авыр эшкә җәлеп ителә. Ул елларның тере шаһитлары бүген дә исән әле. Мәктәп укучылары да моның белән кызыксына.
- "Казан каймасы" турында мин беренче тапкыр район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевтан ишеттем, - диде Олы Кайбыч мәктәбенең тарих укытучысы Альбина Хәйруллина. - Аның сөйләгәннәре миндә зур кызыксыну уятты, шуңа да окоп казучылар белән очрашырга булдым. Бу турыда китапларда мәгълүмат юк диярлек. Укучыларым белән Мәлкидәге балалар йорты, Ленинград блокадасында катнашучылар турында проект язган идек инде. "Казан каймасы"н да читтә калдыра алмадык. Бер укучыбыз бу хакта "Эзләнү" дигән төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясендә дә чыгыш ясады. Районыбыз­да шундый һәйкәл ачылуына чиксез горурланам.
Бюстларны, авылларда яшәүчеләр, укучылар да килеп күрер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтагы “Казан каймасы” һәйкәле янында тантана узды