Кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп бардың...
Көтмәгәндә гаиләбезгә авыр, ачы хәсрәт килде.
Олы Кайбыч авылында гомер итүче Резедә Мөһәммәтхан кызы Ормонова безне, өч баласын кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән дә чагыштырып та, берничек тә җиңеләйтеп була торган түгел. Әлеге рәхмәт хаты аша Резедәнең гомере өчен көрәшкән район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, хирург Алексей Русовка, табиб Әлфия Төхвәтуллинага, хирургия бүлеге шәфкать туташы Хаҗирә Хәмзинага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тик үлем көчлерәк булып чыкты шул. Туганыбызны соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән барлык туганнарга, күр шеләргә, авылдашларга, сыйныфташларга, дусларга, хәсрәтебезне үзенеке кебек кабул иткән һәр кеше гә мең-мең рәхмәт яусын. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын.
Тирән хөрмәт белән: балалары һәм барлык туганнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев