Кайгылы көннәрдә ярдәм кулы сузып, әниебезне соңгы юлга озатырга булышучыларга рәхмәтлебез
Якыннарыбызны мәңгелеккә озату – бу тормышта безнең өчен иң олы сынау.
Бакыйлыкка күчкән кадерлеләребез өчен йөрәк аеруча нык сызлана. Дөнья-дагы иң кадерле, газиз кешебез, Кече Кайбыч авылында гомер иткән – әние-без Дилә Хәлим кызы Гашыйгуллина арабыздан китте. Авыр кайгыбызны иң беренчеләрдән булып бүлешкән тирә-күршеләребезгә олы рәхмәт. Кайгы-лы көннәрдә безгә ярдәм кулы сузган, әниебезне соңгы юлга озатуда булышкан авылдашларыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга, кода-кодагыйларга, хезмәттәшләребезгә, сыйныфташларыбызга, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллинага, Кайбыч полициясе шәхси со-ставы хезмәткәрләренә, район үзәк сырхаухәнәсенең хезмәт коллективына, табиб Гөлшат Магомедовага, авылыбыз фельдшеры Гүзәлия Сабировага, рай-он социаль яклау бүлеге, үзәк китапхәнә коллективларына, хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган изгелек-ләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын, әниебезнең рухы шат булсын иде!
Тирән хөрмәт белән: балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев