Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казанда татар стендапының икенче зур концерты узачак

Казанда икенче мәртәбә татар телендә зур стендап-шоу көтелә: сәхнәдә 12 татар комигы чыгыш ясаячак.

Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Чыгыш ясаучылар арасында тамашачылар яратып өлгергән артистлар да, яңа йөзләр дә бар: Сирин Бәйрәмов, Рамиль Әгъдиев, Фаил Баязитов, Владислав Шунский, Динара Зиннәтова, Айназ Габдуллин, Илһам Шәкиров, Баязит Зәйдуллин, Алсу Хабибуллина, Рамиль Закиров, Гена Акатьев, Халим Шәйхетдинов һәм танылган татар журналисты Рәмис Латыйпов. Тамашачылар аны стендап-комик буларак яңа амплуада күреп, татар юморы призмасы аша бүгенге тормышка үзенчәлекле карашын бәяли алачак.

Стендап-шоу 26 ноябрьдә 19:00дә «Чулпан» концертлар залында узачак.

Заманча форматтагы татар стендапы Татарстанда 2018 елда формалаша башлады һәм кафеларда уза торган кечкенә кичәләрдән зур сәхнәгә чыгып җитте. Бүген татар стендапының үз идеясе, үз характеры, үз тамашачысы бар: ачык микрофон форматындагы чаралар Г. Камал театрының "Шәрык клубы"нда ике атнага бер уза. Биредә шаяртучылар беренче мәзәкләрен сынап карый, тамашачыны актуаль татар юморы белән таныштыра.

Татар стендапының беренче зур концеры август аенда узып, тулы зал җыйды. Проект үсешен дәвам итә: хәзерге вакытта стендап-кичәләр Камал театры карамагындагы "Шәрык клубы"нда һәм Островский урамындагы Татар китабы йортында атна саен диярлек уза. Татарча стендап белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны да арта.

Проект Казан мэриясенең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмнәре белән эшләп килә.

Күптән түгел проект Татарстан Республикасы Рәисенең грантлар конкурсында җиңү яулады һәм алдагы яртыеллыктагы эшчәнлек өчен ярдәм алачак. Болар проектның ихтыяҗлы булуын һәм иҗтимагый әһәмиятен раслый: татар стендапы заманча татар мәдәниятенең зур һәм мөһим яңа өлешенә әйләнүгә ышанычлы адымнар ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев