Казанлыларга – Кайбыч сые
Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарында сату итте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сыйфат һәм хәзерләүләр буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, төрле авыл хуҗалыгы продукциясе төягән 25 автомобиль иртәнге сәгать 3 тә Казан шәһәренә кузгалган. Кайбычлылар казанлыларга сөт, мөгезле эре терлек, каз, үрдәк ите, бодай тәкъдим иткән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Айдар Сәлахов кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя биргән. Бу көнне якташларыбыз 2 миллион 400 мең сумлык товар саткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев