Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Мәме авылында яшәүче Малахаевлар гаиләсе дәүләт ярдәмендә мини-ферма төзегән

Бер эштән дә курыкмаучы, тырыш халык яши Кече Мәмедә.

Күптән түгел генә бу авылга баргач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышандык. Урамнарында эшсезлектән каңгырап йөрүче, нәрсәгә дә булса зарланучы, канәгатьсезлек белдерүче ник бер кеше очрасын. Гали дә үз эшендә, Вәли дә дигәндәй, берәүләр бакчада казына, икенчеләр капка төбен матурлый, ә берәү әнә, урам ягындагы остаханәсендә тимердән чүкеп капка бизәкләре ясый. Тамара һәм Василий Малахаевлар да әнә шундый тик торуны белмәс эшсөярләр исәбенә керүче гаилә булып чыкты.

Без килгәндә, чандыр гәүдәле җитез Тамара, җиң сызганып, йорт каршындагы бакчаларында эшләп йөри иде. Гаилә башлыгы Василий авылдашына бакча эшләрендә ярдәм итәргә киткән булып чыкты. Шунлыктан, хуҗабикә белән генә аралаштык.
– Белемем буенча фельдшер мин. Үзебезнең авылның балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләдем, – диде ул. – Анда кыскартуга эләккәч, агрофирмага мал табибы булып урнаштым. Тормыш иптәшем дә шунда эшләде. Ике елдан артык инде, мини-ферма төзеп, терлекләр үрчетәбез.
Агрофирмадан китеп, 2016 елда дәүләт ярдәме – субсидия алып, биш баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзи алар. Хәзерге вакытта сыерларның бишесе дә көтүгә йөри. Тамараны бозаулар янында фотога төшердек. Малахаевларның үзләренең тракторы, печән чабу, җыю, преслау кебек кирәкле агрегатлары булу терлек азыгы хәзерләүне җиңеләйтә. Уллары Евгений белән Валерий да – буй җиткән егетләр, аларның уң кулы.
– Сыерларны кул белән саумыйбыз. Ике савым аппаратыбыз бар, аларның берсен үзебез сатып алган идек, икенчесен программа буенча бирделәр, – дип дәвам итте Тамара Малахаева. – Профилактик ветеринария хезмәтләре өчен бирелүче субсидияне дә алып барабыз. Быел яз көне һәр сыерга дүртәр мең сум исәбеннән 20 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Хөкүмәт төрле яклап булыша. Ләкин сөткә бәянең түбән булуы гына кәефне төшерә. Шулай да сыерларның баш санын киметергә җыенмыйбыз. Әлеге проблеманың уңай хәл ителәчәгенә ышанабыз.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты хәбәр иткәнчә, быел көзгә Татарстанда мөгезле эре терлек тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кабаттан акчалата ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Бу хактагы мәгълүматны дүшәмбе көнне Буада авыл җирлекләре башлыклары өчен уздырылган зона семинар-киңәшмәсендә җиткергәннәр. Сөт базарындагы вәзгыятьнең тотрыклы булачагына да ышанычы зур җитәкчеләрнең. Димәк, Малахаевлар кебек күпләп сыер асраучыларның ышанычы акланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылында яшәүче Малахаевлар гаиләсе дәүләт ярдәмендә мини-ферма төзегән