Кече Мәмедә гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшиләр
Күптән түгел генә якын дустым, социаль челтәрләрнең берсендә: «Мин моңа кадәр «тел бит ул объектив, җанлы предмет түгел, ничек телне нидәдер гаепләргә, яки аңа карата ниндидер тискәре хисләр тоярга була», дигән фикер белән яши идем.
Ләкин телне яратырга да, күралмаска да, аннан куркырга да була икән. Тел җанлы, ул хәрәкәтләнә, ул үсә, үзгәреш кичерә яки үлә, юкка чыга» дигән фикер урнаштырган иде. Бу фикер белән килешсәм дә, күңелдә бер каршылык баш калкыта: ничек телдән куркып була ди инде ул?
Безнең районда татарлар, руслар, чувашлар, керәшеннәр ничәмә-ничә еллар инде дус-тату гомер кичерә. Милли бәйрәмнәрне бөтен район халкы бергәләп үткәрә. Чувашларның, кайбер рус милләтендә булган кешеләрнең дә рәхәтләнеп татарча аралашуы гадәти хәл санала Кайбычта. Кирәк икән татарча сөйли, теләсәң — русчага күч. Иң мөһиме — аңлаша белү бит! Районда узучы төрле концерт, фестивальләрдә инде гадәткә әйләнгән матур күренеш хөкем сөрә: керәшенме ул, русмы, чувашмы, татармы — һәркем матур итеп үз туган телендә чыгыш ясый, һәркемне яратып алкышлар белән каршы алалар, һәм мондый бәйрәмнәрдән район җитәкчеләре дә читтә калмый.
Кече Мәме авылында, 1994 елда оешып, бүгенге көнгәчә актив иҗат итүче «Палан» чуваш фольклор ансамбле бар. Олылар да килә бирегә, яшьләр дә тартыла. Палан сүзе «балан» дигәнне аңлата. «Күп кенә халык җырлары кызыл балан темасы белән бәйле. Безнең җирлектә дә үсә ул, баланнан төрле тәм-том да пешерергә яратабыз», — ди ансамбльнең җитәкчесе Валентина Охотникова. Ак җирлеккә кызыл бизәкләр төшкән сәхнә күлмәге кигән апа-абыйлар чыгышыннан башка районда берәр чара узамы икән?! Районда уздырылучы «Халкым хәзинәсе» фестивалендә «Палан» өченче урынга лаек булды. Алар анда чувашларның Май чабу бәйрәме «Саварни»ны күрсәтте. Ул Пасхага бер атна калгач үткәрелүче бәйрәм икән. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешеп, изге теләкләр әйтешә, бер-берсеннән кичерү сорый, коймактан авыз итә. Әйлән-бәйлән, уен-көлке дә тынып тормый. «Палан» әнә шул бәйрәмнән күренешләр тәкъдим итте. Республика күләмендәге чараларда да еш катнашалар. Кайбыч сандугачы, күренекле опера җырчысы, татар милли музыка театрына нигез салган ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган «II Халыкара вокал осталыгы бәйгесе»ндә дә катнашканнар. Сәхнәдә үзләрен табигый һәм иркен тотышлары, ихласлыклары ягыннан данлыклы «Буран әбиләре»ннән ким түгел, дип чагыштыралар аларны. Милли көй төсмерләрен җиренә җиткереп башкарган «Симек», «Чуваш туе» фольклор әсәрләре жюрины хәйран калдыра — беренчелекне аларга бирәләр.
Былтыр «Палан» Кырымга «Алтын мәйдан» фестиваленә дә барып кайтты. Черноморски районының Межводный бистәсендә «Алтын мәйдан» Халыкара фестиваль-бәйгесенең хөрмәтле кунаклары булып йөри «Палан» ансамбле. Аларның һәр чыгышын яратып кабул итәләр. Җәе буе бер көн калмый әзерләнүләрнең, меңнәрчә чакрым ара узып килүләр нәтиҗәсез калмый. Фольклор ансамбльләр арасында беренче урынга лаек булалар! Казахстан, Якутия, Тыва, Бурятия, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Башкортстан, барлыгы 32 төбәктән килгән иҗат коллективлары арасында мондый уңышка ирешү — олы бәхет. Ансамбльнең алыштыргысыз сәнгатькәре, «Алтын мәйдан» фестивалендә чуваш халкы җырын башкарып вокаль соло номинациясендә өченче урын алган Нина Чернова менә болай дип сөйли:
– Чыгышларыбыз чуваш телендә булса да, бездә бик күпләр татарча сөйләшә. Әле беркөнне кич утырганда да, «татар телен безгә кем өйрәткән», дип бәхәсләшеп алдык. Беркем дә тотып алып өйрәтмәгән, урамда өйрәнгәнбез, элек бөтен әйбер татарча иде бит. Яшь чакта Тәтеш педучилищасында укыганда да татарча җырлый идем. Татар җырларын бик яратам мин! Тел белү беркемгә дә комачауламый. Минем балаларым да татарча аралаша. Телләрне күбрәк белү кешенең күзаллавын киңәйтә, аралашу даирәсен арттыра, белемне тирәнәйтә бит ул.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова (ул үзе дә «Алтын мәйдан» фестивалендә гармунга «Рамбар» җырын башкарып, «Халык җырлары» номинациясендә җиңү яулап кайтты) сөйли:
— Соңгы елларда мәдәният өлкәсендәге эшләребезнең төп юнәлеше итеп районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен барлауны билгеләдек. Остазым, Республика традицион мәдәнятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрева, әле студент чагыбызда ук, туган җиреңә кирәкле кеше булу мөһим, дип юл күрсәткән иде. Бездә «Кичке уен», «Халкым хәзинәсе» фестивальләре гөрләп уза. Нинди генә йолалар, гадәтләр, инде онытылып барган җирле халык җырлары калкып чыкмый анда! Татарның олы бер этник төркемен тәшкил итүче мишәрләрнең «Чылбырлы биюе»н дә беренче тапкыр «Халкым хәзинәсе»ндә күрдек. Киләчәктә әлеге проектны республика күләмендә оештырасы килә. «Төп йорт» республикакүләм гаилә ансамбльләре фестивалендә дә төрле милләт вәкилләре катнашты. Шулкадәр җылы, матур булып узды бу чара. Казаннан килгән жюри да, катнашучылар да «Үзебезне туганнар мәҗлесенә җыелган кебек хис иттек», — дип киттеләр. Төрлесе төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, берсен-берсе аңлап, дус-тату яшәгәнгә, үзләре олы бер гаилә кебек бит бездә халык! Кыскасы, Кайбыч халкы дус-тату булып, берсен-берсе хөрмәт итеп яши. Бездә — чын толерантлык!
Раилә Хәялиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев