Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Хәсрәтле чагыбызда кайгыбызны уртаклашкан һәркемгә зур рәхмәт...»

Безнең гаиләбез зур югалту кичерде. Котылгысыз каты авырудан соң олы җанлы, зур ихтирамга лаек, игелекле кешебез – сөекле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, яраткан бабабыз Мөдәрис Минаҗ улы Зиядиев якты дөньядан мәңгелеккә китеп барды.

Бу хәсрәтле вакытыбызда мәрхүмне хөрмәтләп, соңгы юлга озатуда катнашкан, ярдәмләшкән, кайгыбызны уртаклашкан өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район Советы, район башкарма комитеты хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе, район ветеринария берләшмәсе, мәгариф бүлеге, янгын сүндерү хезмәте, халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге, үзәк сырхауханә, авыл хуҗалыгы идарәсе коллективларына, тирә-күршеләргә, туганнарга, гаилә дусларыбызга, авылдашларга, райондашларга, Чүпрәле, Апас, Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә, барлык ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә мең дә бер игелек булып кайтсын. Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, кайгы-хәс­рәт күрмичә яшәвегезне телибез. 

Зиядиевлар гаиләсе, 
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев