Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Киләчәктә мондый вакыйгалар булмасын!

Холокост — кешелек тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе.

12 ел дәвамында Германия нацистлары һәм аларның төрле илләрдәге союздашлары бөтен бер милләтне — яһүдләрне тулысынча юк итәргә тырышкан. Холокост корбаннарын искә алу көне — 27 гыйнвар. 1945 елның бу көнендә Освенцим поляк концентрацион лагере тоткыннары азат ителгән. 

Колаңгыдагы «Ирида» күп функцияле үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре һәм җирлекнең ветераннар Советы белән берлектә «Холокост: фаҗига, хәтер, кешелек газабы» дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чара һәлак булганнарны истә тоту, исән калганнарны хөрмәт итү һәм кешелекнең үзара аңлашуга һәм гаделлеккә омтылышын хуплау максатында оештырылды. Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре Холокост корбаннарына багышланган тематик күргәзмәне кызыксынып карады. Алар, күргәзмәдәге материаллар белән танышып, Холокост, гетто сүзләренең нәрсә аңлатуы, фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының үлем лагерьларында күпләп юк ителүе, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, яһүдләрне коткаручылар, бөтен дөнья буенча куелган Холокост һәйкәлләре турында күп нәрсә белде. Әңгәмә барышында Бөек Ватан сугышы тарихында концлагерьларның нинди урын алып торуы, Холокост, Освенцим, Бухенвальд лагерьларында олылар һәм балалар кичергән коточкыч хәлләр турында сөйләдек. Балалар геттода әнисе һәм курчак Зуза белән яшәгән кечкенә кызның язмышын турындагы хикәяне кызыксынып тыңлады.

Бу очрашуда без укучыларга һәм аларның әти-әниләренә төрле милләт вәкилләренең бердәм булып дус-тату яшәргә тиешлеген аңлаттык. 

Бу очрашуда катнашучылар Холокост фаҗигасе корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды. Теләкләре бер: хәзерге заман балаларына беркайчан да сугыш афәтен күрергә язмасын!

Лилия Федотова, 
китапханәче, 
ветераннар Советы рәисе, Колаңгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев