Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Колаңгыда халык җыены узды

16 гыйнвар көнне "Бердәм Россия" көннәре" кысаларында Колаңгы авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда партиянең җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин, Колаңгы авыл җирлегеннән район Советына сайланган депутат Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров катнаш­ты.

Җыелышта әйтелгән иң яңгыравыклы фикер булып истә калды ул. Юк, әлбәттә, Колаңгы авыл җирлегендә хәл ителергә тиешле бердәнбер мәсьәлә генә түгел иде бу. Эчә торган су, юл, транспорт мәсьәләләре көн кадагында торганда нинди гармун ди инде ул?!
...Тарихтан хәтерлисездер, сугыш вакытында яу кырында яралы солдатларга беренче ярдәм күрсәтүче врачлар белән бергә музыкантлар да йөргән. Кешенең тәне белән бергә җанына да дәва кирәклеген яхшы белгән алар. Аяк куллары, тәннәре пулялардан теткәләнгән солдатларның да, дошманга каршы яуга чыгарга әзерләнүчеләрнең дә җыр-моң белән рухын күтәргәннәр. Үзебез дә бит аз гына моңсуландык исә, йә яраткан җырыбызны кабызып куябыз, йә авыз эченнән генә көйләп йөрибез, ә кемдер сызгырып "моңлана". Шатлык, эчке дулкынланудан да җырлап җибәрәсе килә кайчак! Шуңа күрә авыл җыенында гармунчы кирәк дип сорау, бердә гаеп түгел. Матди хәлне генә түгел, халыкның җанын да кайгыртырга кирәк!
Узган ел бушка узмаган!
Колаңгы авыл җирлегенең халык җыены күп функцияле "Ирида" үзәгенең җылы, матур залында узды. Авыл җыеннары - сан өчен генә уздырыла торган чара түгел. Монда авыл халкы бер гаилә булып берләшеп авылдагы проблемаларны күтәрә, алардан чыгу юлларын эзли, район җитәкчелегенә борчыган мәсьәләләр буенча фикерләрен җиткерә ала. Елга бер тапкыр уздырылучы мондый җыенда һәрбер гаилә әгъзасы катнашырга бурычлы. Бу көнне дә, башта халык азрак күренсә дә, соңрак, авыл тормышына битараф булмаганнар шактый җыелды. Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов алып барды.
Колаңгы авыл җирлегендә 2015 елда башкарылган иң зур эшләрнең берсе - ул мәктәпкә, шул исәптән балалар бакчасын да кертеп, капиталь ремонт ясау. Мәктәпнең түбәсе яңадан ябылган, тышкы яктан калай сайдинг белән тышланган, тәрәзәләрне, җылыту системасын алмаштырганнар. Мәктәп директоры Равилә Гафарова үзенең чыгышында коллектив эшчәнлеге белән таныштыр­ды, укучыларның уңышларын сөйләде. Җыелышка килгән әти-әниләр балаларыбыз өчен күңелебез тыныч, җылы-уңайлы мәктәпкә укырга җибәрәбез, дип район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр. Китапханәче Лилия Федотованың да китапханәгә йөрүче балалар белән башкарылган эшләре шактый. Күп функцияле "Ирида" үзәге директоры Наталья Развалова "Радуга" ансамбленең район авылларында узган елда 17 тапкыр чыгыш ясаулары, биредә тагы биш юнәлештә эшләүче иҗат коллективлары барлыгы турында сөйләде. "Ансамб­лебезгә ир-егетләр җитми һәм гармунчы кирәк безгә!" - дип халыкны мәдәни чараларда катнашырга чакырды. Үзәккә интернет кирәклеге турында да әйтте.
Проблемалар - тормыш дәвам итсен өчен кирәк
Фельдшер һәм акушерлык пункты мөдире Миләүшә Гыймадиева чыгыш ясаганнан соң, халык, бигрәк тә йөри алмый торган авырулар, әби-бабайларны кайгырту өчен тагын бер фельдшер сорады. Районның баш табибы, бу үтенечне тыңлаганнан соң, әлеге авыл җирлеге өчен андый штат каралган, тик теләүче кеше юклыгын аңлатты. Димәк, киләчәк өчен бу сорау әле ачык кала, яки сорауны хәл итәргә буйдак егетләр алыначак, дип нәтиҗә ясадылар. Колаңгы авыл җирлеге өчен иң зур проблема ул - Вокзал урамында яшәүчеләрнең салкыннар башлангач, су бетү очрагы иде. Су мәсьәләсе яңа башнядан су алучылар өчен дә актуаль булып чыкты. Бу мәсьәләләрне якын киләчәктә хәл итүне авыл җирлеге башлыгына тапшырдылар. Балалар бакчасы мөдире балаларга уен мәйданчыгы төзү тәкъдиме белән чыкты. Ул эш тә быелгы планга керде. Кайбыч районы электр челтәре начальнигы Равил Вишняковка Бәли авылы халкы ут белән бергә телефон элемтәсе өзелүен җиткерде. Бу җирлектәге авария хәлендәге электр баганаларының да акрынлап алышыначагын аңлатты җитәкче.
Узган ел Колаңгы авыл җирлеге бер миллион сум грант откан. Ул акча Бәли авылыннан зиратка таба вак ташлы юл салуга тотылган. Үзара салым акчасы да юллар салу, зират территорияләрен кайгыртуга һәм Колаңгы авылында су башнясына будка ясауга файдаланылган. Колаңгы авыл җирлегендә 2015 елда сигез бала дөньяга килгән, тугыз кеше үлгән.
Әйе, хәл итәсе мәсьә­лә­ләрне алга куеп, тормыш дәвам итә. Бу җирлектә дә эшлисе эшләр шактый әле. Әнә, халыкны чиркәү төзелеше борчый, нигезе булса да салынсын иде инде, диләр. Икенче яктан, яңа төзелешләр, матур эшләре дә күп аларның.
Җыелышны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәмамлады. "Проблемаларның күп булуы - тормыш дәвам итә, дигән сүз ул. Иң мөһиме - илдә тыныч булсын. Тынычлык булганда су, юл проблемалары гына хәл итәрлек. Колаңгы авыл җирлеге әйбәт эшли. Киләчәктә дә дус-тату булып яшәгез. Гармунчы да табылыр, иң мөһиме - күңелегездә гармония булсын!" - диде ул. Шулай ук узган сайлауларда бердәмлек күрсәткәне өчен рәхмәтләрен белдерде һәм быел булачак сайлауларда катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда халык җыены узды