Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман яшьләре сайлауларда активлык күрсәтә

Кошман авылының мәктәп бинасында урнашкан 1611 нче сайлау участогына иртәдән үк халык күп килде. Аларны һава торышының буранлап торуы да куркытмаган, сәгать сигез тулганчы ук, шактый зур чират хасил булды.

Биредә тантана һәм бәйрәм рухы тудырылган, музыка яңгырый. Укучылар концерт куя, коймак белән чәй эчү, сәүдә дә оештырылган. #Айданавыборы фотомарофонында катнашырга теләүчеләр өчен баннер да булдырылган.Тавыш бирү участогында җәмәгать тәртибен район полиция бүлеге хезмәткәре саклый, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан район янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре дежур тора. Участокта барлыгы 570 сайлаучы теркәлгән, шуларның 34е – Урсак урманчылыгы бистәсеннән. Алты кеше – Чулпан Гарифуллина, Алеся Казакова, Динар Насретдинов, Адилә Хәмидуллина, Нәфкать Фәйзуллин, Шәфкать Фәйзуллин беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Аларның барысы да, иртәнге якта ук сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде, һәрберсенә паспорт тышлыгы, “Мин Президентны сайлыйм” дип язылган значок һәм шигырьләр җыентыгы тапшырылды. Гомумән, Кошмандагы сайлауларда яшьләр активлык күрсәтә. 

-Казанда сайлау мөмкинлеге булса да, туган авылга кайтып беренче тапкыр тавыш бирүне кулайрак күрдем, - диде Чулпан Гарифуллина. - Кем генә сайланса да, ул кеше телебез, милләтебез, илебез, җөмһүриятебез өчен файдалы булсын иде. Халык аңа ышанып тавышын бирә. Бүген авылыбызда бәйрәм рухы сизелә. Кеше кешегә йөрешергә ашыкмый торган заманда әле ярый шушы сайлаулар бар, аралашып кайтыр өчен бер сәбәп тә ул. 

Көндезге 11.30 сәгатькә 470 кошманлы тавыш бирергә өлгерде инде, бу барлык сайлаучыларның 82 проценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман яшьләре сайлауларда активлык күрсәтә