Кошманда спорт мәйданчыгы ачылды
Кошман мәктәбе янында заманча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанага балалар, укучылар гына түгел, ә өлкән яшьтәгеләр дә җыелды. Бу авылда пенсия яшендәге апаларның да кичләрен ике таякка таянып җәяү йөрүләрен еш очратканыбыз бар. "Скандинавия адымы" белән йөрү дип атала ул.
"Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала" - диде тантананы алып баручылар да. Татарстанда кабул ителгән программа буенча төзелгән әлеге спорт мәйданчыгы авыл малайлары-кызлары, яшьләрнең күптәнге хыялы. Чөнки күрше Федоровское, Колаңгы мәктәпләренә барган саен аларныкына кызыгып кайталар иде, инде менә хәзер үзләрендә дә шундый мәйдан бар. Шәһәр, районнарны, авылларны спорт мәйданчыклары белән тәэмин итү программасы буенча безнең районда җиде спорт мәйданчыгы төзелгән идеинде. Кошмандагы мәйданчыктагы капкага беренче тупны кертү хокукын алган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды: - Спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырылгач, кошманлылар да футбол, волейбол һәм спортның башка төрләре буенча уңышларга ирешер, дип ышанам. Яшьләр гаилә корып, авылда калсыннар, балалар алып кайтсыннар.
Шул балалар биредә уйнап, сәламәтлекләрен ныгытсын, илебезнең лаеклы ул-кызлары булып үссен иде. Авылларның йөзен үзгәртүдәге тырышлыгы өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Төзүчеләргә, төзелешкә үз көчен керткән барлык ата-аналарга да рәхмәт. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Алсу Шәрәфиева да рәхмәтләрен җиткерде. - Спорт мәйданчыгы ачылуын укучылар түземсезлек белән көтте. Төзелеш эшләре төгәлләнгәнче үк уйный башларга исәпләре бар иде. Балаларны кечкенәдән чыныктырып, сәламәт, акыллы итеп тәрбияләү безнең бурыч. Киләчәктә мәктәбебез спорт буенча гел алдынгылар сафында булыр, - диде мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев