Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман авылының хат ташучысы «Кайбыч таңнары»на яздыру буенча алдынгылар сафында атлый

2024 елның икене яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә.

Вакытлы матбугатка яздыру җиңел генә бармый, шулай да арабызда моны бөтен күңелен биреп эшләүче алдынгы хат ташучыларыбыз бар. Кошман авылында яшәүче Алсу Вилданова да әнә шундыйлардан.

Хат ташучылар дип әйтсәк тә, аларның сумкасында хәзер хатлар сирәк урын ала. Булганнары да күбесе заказ белән җибәрелгәннәре. Ә менә газета- журналлар шактый әле. Тормышыбызга интернет үтеп керсә дә, аларның кәгазь вариантын укып тәм табучылар күп. Шунысы куанычлы, "Кайбыч таңнары«н сагынып көтеп алучы газета укучыларыбыз да бар. Алсу апаның сумкасында да күпчелек урынны район газетасы алып тора. Ул аны йөзләп йортка илтеп тапшыра.

Газета-журналларга яздыру планын да һәрвакыт үтәп бара. Ташламалы яздыру вакытында да актив эшли. Онытып җибәрәм димә, син «Кайбыч таңнарына» язылмадың бит әле, әйдә, яздырам, дип, хәзер искә төшерә.

— Район газетасын, бер хәрефен дә калдырмыйча, озак еллар буена укучы гаиләләр бар. Бер язылган кеше гел алдыра, — диде Алсу Вилданова. — Кошман авылында без почта бүлеге начальнигы Люция Хәмидуллина белән уртак тел табып, аңлашып эшлибез.Алсу апаның почтальон вазыйфасына алынуына унҗиде елдан артып киткән. Авылыбыздагы Саттаров, Үзәк, Чишмәле, Такташ, Елга аръягы, шактый озын Сәгыйди һәм Гыйсмәтуллин урамнарында хезмәт күрсәтә ул. Уемда шул урамнардан йөреп кайттым да, Алсу апа, син көненә ничә чакрым юл үтәсең, дип сорадым. «Үзем дә шуны исәпләп карарга кызыгам», — диде ул.

Аралашучан, җитез һәм төгәл дә ул. Хат ташучы нәкъ шундый булырга тиеш тә. Газета-журналлар тарату гына түгел бит әле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитацияләр дә бар, хәзер салым хатлары килә торган вакыт. Җаваплылык тоеп эшләүче Алсу Вилданова барысын да ияләренә вакытында илтеп тапшыра. Аларны түләү өчен дә авыл халкы, аеруча өлкәннәр, хат ташучыга таяна. Квитанцияләрен тотып, өенә килүчеләрнең берсен дә кире бормый, ачык йөз белән каршы ала. Почтада түләгәннән соң квитанцияләрен дә, калган акчаларын да кайтарып бирә. Әле товар да сатасы бар бит. Аларны кемдер кирәксенмәсә, икенче берәүләр өйгә китереп бирүләренә сөенеп туя алмый. Бер кап чәй өчен дә кибеткә барып йөри алмаучылар, сәламәтлеге какшап киткән өлкәннәр дә бар бит. Андыйлар Алсу апаны бигрәк тә көтеп ала.

Авырыйм, дип, эш калдырганы юк аның. Чирләп торган чагында да, сумкасын иңенә асып, авыл урамнары буйлап юл ала. Өендә дә уңган хуҗабикә, тормыш иптәше Илгиз абый белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Илсинә, Илүзә һәм Илназлары да үзләре кебек тырыш һәм максатчан, эш урыннарында мактауларга ирешеп, хөрмәт казаналар. Алсу апабыз әле тагын озак еллар авыл халкына хезмәт итсен, аяклары талмасын, аның эш көннәрендә яңгыр һәм буранлы көннәр мөмкин кадәр азрак булсын иде.

Компьютер һәм кәрәзле телефоннар заманы булса да, тормышыбызны почта хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев