Кошман мәктәбе укытучыларының матур эшләре бар
“Тәрбия – һәрнәрсәнең ачкычы, аның белән һәрнәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, дип язган бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри.
Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, бүгенге авыл мәктәбе, андагы тәрбия нинди булырга тиеш? Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту-тәрбия процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Кешелекнең киләчәге, илебез язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле бит.
Барлык мәктәпләр кебек үк, авыл мәктәбенең дә төп максаты – зыялы, югары мәдәниятле, әхлаклы, актив тормыш позициясенә ия булган шәхес тәрбияләү. Моның өчен безнең Кошман мәктәбендә барлык шартлар да җитәрлек дип әйтер идем. Дәрес һәм тәрбия чараларын нәтиҗәле үткәрү өчен күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер сыйныфы, спорт залы, спорт мәйданчыгы, китапханә, музей, мәктәп яны тәҗрибә участогы бар.
Һәркемгә мәгълүм, балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү үзмаксат булып тора. Укытучы-тәрбиячеләрдән, ата-аналардан толерант шәхес тәрбияләүнең зарурлыгын аңлап эш итү сорала. Бу – заман таләбе.
Хәзерге заман тәрбия эчтәлегенә яңа таләпләр куя. Шул таләпләрне искә алып, Кошман мәктәбе педагогик коллективы балаларны дөньяның бердәм һәм бербөтен булуы, кешелекнең гомуми язмышы белән бергә тыгыз бәйләнеше турында киң төшенчә бирүгә игътибарны юнәлтәчәк.
Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп көч – мәктәп коллективы һәм ата-аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан тора. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге йолалардан чыгып эш итә.
Быел мәктәптә 85 бала укый. Бу зур сан түгел. Шуңа күрә укытучыга һәр бала, һәр гаилә белән шәхси якын килеп, аларның проблемаларын уртага салып сөйләшергә мөмкинлек зур. Мәктәп белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда ата-аналар комитеты да зур роль уйный.
Күренекле педагог Ризаэддин Фәхреддин ”Изге балалар күктән килмиләр, бәлки, гаиләдә җитешәләр” диеп яза бер хезмәтендә. Шуны күздә тотып, без әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әти-әниләр белән бердәм һәм тату булганда гына эшебезнең нәтиҗәсе дә уңай булачак. Бер-беребезне аңлап эшләмәсәк, уңышларга ирешә алыр идекме икән?
Тәрбиянең башы – хезмәт. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала гына нык ихтыярлы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, авырлыклар алдында югалып калмыйча, башкаларның хезмәтен хөрмәт итә белә торган шәхес булып үсә. Ә авыл баласы хезмәттән аерылгысыз. Ул өйдә дә, мәктәп бакчасында да хезмәт куя. Елның дүрт фасылында да авылда эш җитәрлек. Гаиләдә эшне кечкенәдән дөрес итеп ата-ана күрсәтеп бирсә, мәктәптә технология дәресләрендә укытучы, сыйныф җитәкчесе бу эшне дөрес юнәлештә алып китә. Бүгенге көндә мәктәптә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, өлкәннәргә һәм балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү, мәктәп яны тәҗрибә участогын белемнәрне гамәли куллану мәйданчыгына әверелдерү юнәлешендә дә максатчан эш алып барыла. Мәктәп яны бакчасынд яшь организм өчен кирәкле булган барлык төр яшелчәләр дә үстерелә. Кечкенәдән эшләп үскән балалар мөстәкыйль һәм төпле, уйлап эш итүчән булулары белән аерылып тора. Мәктәп укучылары арасында җәйге чорда төрле шәхси оешмаларда хезмәт куеп, гаилә бюджетына саллы өлеш керткән укучыларыбыз да бар.
Бездә элек-электән килгән милли йолаларны барлап, аны буыннардан-буыннарга тапшырып килә белү йоласы матур бер төс алган. Шундый йоланың берсе – балчык белән эш. Әлеге юнәлештә безнең мәктәп уңышлы гына эшләп килә. Технология укытучысы Айдар Насретдинов, өлкән авылдашларының балчыктан кирпеч ясау эшен дәвам итеп, бу юнәлештә эш алып бара. Ул мәктәптә, җирлегебездә булган үзле балчыкны файдаланып, чүлмәк ясау буенча түгәрәк эшчәнлеген нәтиҗәле җитәкли, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. 2019 елда иҗтимагый һәм мәдәни проектлар бәйгеләрендә грантка лаек булды.
Балаларның сәләтен ачуда булган барлык юнәлешләрне дә колачларга тырышабыз. Укучыларның буш вакытын файдалы уздыру өчен сыйныфтан тыш эшләр, түгәрәкләр дә мөһим роль уйный. Укучыларга төрле уңай мөмкинлекләр тудырылуын без үзебезнең район җирлегендә дә күреп торабыз. Теләге, мөмкинлеге, сәләте булган балалар өчен "Салават күпере" спорт комплексы, балалар сәнгать мәктәбе дә зур роль уйный. Күп кенә укучыларыбыз сәнгать мәктәбендә оештырылган рәсем, җыр, бию сәнгате түгәрәкләрендә шөгыльләнә, йөзү түгәрәкләрендә дә даими йөрүче укучыларыбыз бар.
Авылда ике мәчет, бер мәдрәсәдә оештырылган дини-әхлак түгәрәкләренә йөреп тә, балаларыбыз әдәп-әхлак төшенчәләренә тирәнтен төшенеп, ислам дине нигезләрен дә үзләштерә, әдәплелек, тәрбиялелек кагыйдәләрен аңлап үсәләр. Әлеге чаралар матурлык сыйфатлары тәрбияли. Безнең укучылар арасында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучылар юк. Хокук саклау органнары, прокуратура, полиция хезмәткәрләре белән очрашулар да еш була.
Ел саен каникуллар чорында балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләп килә. Анда туган якның гүзәл табигате, халкыбызның көнкүреше, яшәү рәвеше белән танышалар, күренекле якташларыбызның тормышын өйрәнәләр. Авылдагы ике мәчеттә дә җәйге дини ял итү лагерьлары эшли. Алар авыл хәйриячеләре ярдәме белән оештырыла. Балалар дини белем алу белән бергә, тәрбияви игелеклелек, миһербанлылык, тәүфыйкьлылык дәресләрен дә теләп өйрәнә.
Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәбез. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың нинди тәрбия алуына да бәйле бит. Сугыш чоры балалары, кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашлар белән очрашулар да еш була. Укучылар ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәргә төрле эшләрдә булыша. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне карап, чистартып торалар. Укучылар оешмасы Әфган җирендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Мансур Миңнуллин исемен йөртә. “Яшь армиячеләр” хәрәкәте эшчәнлеге әлеге юнәлештә мөһим роль уйный.
Бүгенге көндә үзгәртәсе килгән якларга да күз йома алмыйм. Мобильләшкән заманда туган балаларның сөйләм үсешендә тайпылыш чагылуы, яшь әти-әниләрнең гаиләнең бары матди ягын ныгытуга игътибар бирүләре, тәрбия мәсьәләсенең кайвакытта икенче планга калуы күңелне әрнетә. Матди яктан бик рәхәт заманда яшәсәк тә, психологик яктан болгавыр, "замана чирләре" чәчәк аткан чор бу. Балалар бары яхшы яктан гына ачылсын, заманның сикәлтәле юлларында адашмасыннар, зәхмәтле чирләргә бирешмәсеннәр иде.
Мәгариф өлкәсе алдына яңа бурычлар куела. Төп бурычларның берсе булып укучыларны шушы илнең чын гражданнары, патриотлары итеп тәрбияләү тора. “Мөһим сөйләшү” дип аталган сыйныф сәгатьләрендә һәм башка чараларда укучыларга туган җир, ватан алдында бурыч, патриотизм темаларына сөйләшүләр алып барыла.
Фәнис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Кошман мәктәбе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев