Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Күпфатирлы йортлардагы советка керүче кайбычлыларны укырга чакыралар

Бүгенге көндә "Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле буенча төбәкара үзәк" коммерцияле булмаган оешма белән Татарстан Республикасында гражданнарның торак-коммуналь хужалыгы буенча проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүдә зур эш алып барыла. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре - гомуми мәсьәләләр, шулай ук юридик сораулар буенча кайнар линияләр оештыру, кешеләргә консультацияләр бирү.

Халыкның идарә компанияләренә сораулары күп булу сәбәпле, Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар советлары төзелә. Алар, оешмалар җитәкчеләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, килеп туган проблемаларны хәл итәчәк. Күпфатирлы йортлардагы активистларның белемнәрен күтәрү максатында, үзәк белгечләре күпфатирлы йортлардагы советка керүчеләрне укытырга әзер. Моның өчен акча бүлеп бирелгән.

Укыту семинар рәвешендә 12 сәгать дәвам итә. Анда торак кодексы, энергия саклау, юридик практика, күпфатирлы йортлар советларының идарә оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре карала. Семинарда катнашучыларның барысына да белем алулары турында сертификатлар һәм методик прособиеләр бирелә. Укулар бушлай үткәрелә. Үзәк 2015 елда 1000 кешене коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендә бушлай укытырга әзер.

Көллият адресы: Олы Шоссе урамы, 14 (3 кат), җылылык, энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары белән махсус җиһазландырылган кабинет. Алдан язылу өчен телефон: 8 (8430) 236-29-97.

Адрес: Казан, Лобачевский, 10в.

Сайт: obcontorolrt. ru.

E-mail: obcontorolrt.@ mail. Ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күпфатирлы йортлардагы советка керүче кайбычлыларны укырга чакыралар