Чүкри-Алан авылында яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрәнең иҗат кичәсе узды
Чит җирләрдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул дигән мәкаль барыгызга да яхшы таныштыр. Олылар сүзе – акылның үзе дисәләр, кем ничектер, шәхсән үзем әби-бабаларыбыз әйтеп калдырган бу гыйбарә белән килешеп бетмим. Туган җиреннән читтә дә солтан булып яшәүчеләрне беләм мин.
Чүкри-Алан авылында яшәүче Мөслимә Гәрәева да әнә шундыйлардан. Кем соң ул, берәр җитәкчеме, яисә мактаулы исем иясеме, диярсез. Юк, Мөслимә ханым зур дәрәҗәгә дә, дан-шөһрәткә дә ирешмәгән. Ләкин үзенең ихлас, гади, һәркемгә үрнәк булуы, эчкерсез иҗаты белән авылда гына түгел, гомумән, үзе яшәгән җирлектә зур ихтирам казанган кеше. Үзешчән шагыйрәнең Олы Урсак авылы мәдәният йортында узган «Ак кәгазьгә тезәм уйларым» дип исемләнгән иҗат кичәсеннән моңа үзем дә инанып кайттым. Шушы җирлектә яшәүчеләрнең зур горурлык белән «Безнең Мөслимә бит ул!» дип үз итеп әйтелгән сүзләре генә дә аның тирән хөрмәт казануы турында сөйли түгелме?
Мөслимә Гәрәеваның исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аның төрле темага язылган тирән мәгънәле шигырьләре әледән-әле газетабыз битләрендә чыгып килә. Мөслимә ханымның иҗаты белән редакциягә эшкә килгәнче үк танышып барсам да, аның якташым булуын «Кайбыч таңнары»нда эшли башлагач кына белдем. Бер җирлектә, бер һаваны сулап үсеп, бер туфракка басып йөргән райондашың чит җирдә туганыңнан да кадерлерәк була икән ул. Шуңа да, иҗат кичәсен оештыручы авыл китапханәчесе Фәния Нуриева анда катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдым. Якташымның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак танышасым килде. Озак еллардан бирле редакциябез белән актив хезмәттәшлек итүе өчен Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләгебезне дә тапшырдык үзенә. Гаҗәеп җылы, матур, күңелләрне нечкәрткән мизгелләргә бай очрашу булды ул. Анда үзешчән шагыйрәнең гаиләсе, туганнары, үзе эшләп чыккан Олы Урсак мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы, күрше-тирә авыллардан да иҗатын яратучылар килгән иде. Җыр-моң, шигырь һәм нәфис сүз белән тулы кичәне Фәния Нуриева алып барды.
Кайбыч җирен үз итеп
Экранда Мөслимә Гәрәеваның гомер баскычларын сурәтләгән фотолардан презентация тәкъдим иттеләр. Менә кызның самими бала чагы, әти-әнисе, туган йорты, мәктәп һәм студент еллары, яшьнәп торган яшьлек чоры, туй фотосурәтләре, балаларның сабый чагы, хезмәт коллективы, балалар, укучылар белән очрашулар, кочак тулы оныклар, ныклы иңе Мансуры, гаилә җылысы... Тумышы белән татар әдәбиятына бик күп танылган шәхесләр биргән, оста читекчеләре белән дан тоткан Арча ягыннан ул. Ашытбаш авылы чишмәләренең суын эчеп үскән кыз. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән Яңа Кырлай авылында урта белем алган. Аннары Казанда төзелеш училищесында штукатурлаучы-маляр һөнәрен үзләштерә. Һөнәри эшчәнлеген башкалада маляр буларак башлап җибәрә Мөслимә. Бергә эшләгән иптәш кызы чакыргач, аның туган авылы Чүкри-Аланга кунакка кайта. Күрше дә генә Мансурлар яши. Тракторчы егетнең кунак кызга күзе төшә бит. Мөслимә белән очрашырга дип Казанга бара башлый ул. Шулай итеп, Мансур һәм Мөслимә мәхәббәте ныгый бара. 1982 елда яшьләр гаилә кора, Чүкри Аланга Гәрәевлар нигезенә килен төшә. Ул чагында Мөслимә апа 22 яшендә була.
- Мин килгәндә йортта каенатам, каенанам, әби, каенсеңлем бар иде, - диде ул. - Тату гына яшәп киттек. Каенанам бик акыллы кеше иде. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Төпле киңәшләрен биреп, балаларны карап үстереште, оныкларын бик яратты.
Сөт җыючы булып эшли башлый Мөслимә. Озак еллар дәвамында хуҗалыктан сөт җыеп, аны хөкүмәткә тапшыра. Аннары мәктәпкә күчә. 2004 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы, техник хезмәткәр булып эшли. Кайда гына, кем генә булмасын, хезмәтен намус белән башкара.
Үзешчән шагыйрәнең туган-тумачалары арасында каләм тибрәтүчеләр юк икән. Бу сәләт каян килгән соң, дигән сорауга җавапны үзе дә бирә алмады. Аның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, иҗат итә башлавына туган ягын сагыну хисе этәргәндер дигән нәтиҗәгә килдем. Кем белә, бәлки әнә шулай еракларга китмәсә, йөзләп шигыре тумаган да булыр иде аның. Әллә Кайбыч җиренең гүзәллеге, аның кешеләрен ярату этәргеч булды микән? Ник дигәндә, ул күпчелек шигырьләрендә шушы якка, аның табигатенә, халкына дан җырлый. Димәк, ул күптән инде Кайбычны яратып, аны үз итеп яши. Башкача була да алмыйдыр, чөнки аның гомеренең күп еллары биредә үткән, монда балалар үскән, шигырьләре дә икенче туган ягына әверелгән Чүкри Аланында туган.
- Тормышыбыз никадәр яхшы булмасын, бу якларга килен булып төшкәч тә, беренче елларда туган ягымны, әти-әни, туганнарымны сагыну, җирсү хисе көчле иде. Чит җирләргә ияләшүе кыен булды. Балалар үскәндә вак-төяк мәшәкатьләр белән көннәр тиз узган икән. Каенана-каенатам вафат булгач, балалар берәм-берәм таралышкач, уй-хисләргә еш бирелә башладым. Ирексездән күңелемә шигырь юллары килеп, аларны кәгазь битенә теркәп куя торган булдым, - дип, шигырь яза башлау тарихы белән таныштырды ул. - Улларымның бер-бер артлы армиягә китүе дә йогынты ясагандыр. Берсе хәрби бурычын үтәп кайтты да, ике атнадан икенчесе китте. Дүрт ел буе солдат анасы булып тордым. 1994-1995 елларда ныклап иҗат итә башладым. Бу сәләт кызым Ләйсәнгә дә бирелгән. Шигырьләре балалар өчен чыгарылучы газеталарда һәм «Кайбыч таңнары»нда басыла башлагач, мин дә, 2000 елдан башлап, иҗат җимешләремне район газетасына җибәрә башладым.
- Безнең җирлектә Мөслимә ханым кебек шагыйрә юк. Ул, талантларга бай Арча җирендә туып-үсеп, тормыш иптәше Мансурның гына түгел, без, иҗатын яратучылар бәхетенә дә Чүкри Аланга тормышка чыккан. Шигырь язу, кемнеңдер каршына чыгып басып, матур сүз сөйләү генә түгел ул. Моның өчен тумыштан бирелгән сәләт кирәк. Сез гаиләгездә дә, иҗат кешесе булуыгыз белән дә бәхетле, Мөслимә ханым. Шигырьләрегез район газетасы битләрендә басылып, күңелебездә горурлык хисе тудыра. Җирлегебездә мондый талант ияләре булу зур куаныч, - диде авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, шагыйрәгә Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырып.
Мөслимә Низамова, Елена Петрова, Рузия Тимершина җыр бүләк итте, Ильяс Гәрәев яңгыраткан гармун моңнары йөрәккә сары май булып ятты, Әлфия Вәлиева Мөслимә Гәрәеваның шигырьләрен укыды. Олы Кайбычтан килгән үзешчән сәнгать осталары Зөһрә Лотфуллина белән Гөлназ Удачина да музыкаль сәлам юллады.
Балаларның тәти апасы
Олы Урсак мәктәбенең укытучылар һәм укытучылар, балалар бакчасы коллективының чыгышы иҗат кичәсенең аерым бер бизәге булды. Элеккеге хезмәттәшләре Мөслимә ханымны чәчәкләргә, бүләкләргә, эчкерсез ихлас теләкләргә күмде.
- Хөрмәтле Мөслимә ханым! Коллективта эшләү дәверендә сез үзегезне эшчән, уңган-булган, чиста-пөхтә хезмәткәр итеп таныттыгыз, - диде мәктәп директоры Рифат Вәлиев. - Тәртибегез, эшкә карашыгыз белән башкалардан аерылып тордыгыз, күпләргә үрнәк булдыгыз. Сезне әле дә булса сагынып искә алабыз. Укучыларыбыз шигырьләрегезне төрле кичәләрдә кулланалар. Арада, сездән үрнәк алып, үзләре иҗат итүчеләр дә бар.
Укытучылар, тәрбиячеләр һәм укучылар үзләре аерым бер программа әзерләп килгән иде. Бердәмлекләренә, осталыкларына сокланып кайттым. Люзия Абдуллина һәр чыгыш ясаучыны шигъри юллар белән сәхнәгә чакырып торды. Кадрия Кәримова, Роза Җәләлиева, Зөлфия Сафиуллина, Әлфия Тимершина, Гөлнара Галиева, Алсинә Газиева һәм Фирая Хөснуллина, укучылар – Азалия Сәлахова белән Зәринә Әшрәфуллина Мөслимә Гәрәеваның әниләр, туган як, табигать матурлыгы, гаилә җылысы темасына язылган шигырьләрен укыды. Светлана Биктаһирова һәм Зөмәрә Абдуллина, 11 класс укучысы Исламия Кәримова җыр бүләк итте. Сәләтле укытучыларның укучылары да сәләтле шул. Биюче балалар сәхнәдә ут уйнатты. Әллә ничә төрле бию өйрәнеп килгәннәр, алар сәхнәгә чыккан саен сокланып утырдым.
- Мәктәптә 11 ел эшләдем. Коллективны бик яраттым. Техник хезмәткәр булсам да, иҗат итүдән туктамадым. Моның өчен җай табылып кына торды. Укытучыларның юбилейлары, туган көннәре, башка бәйрәмнәрме, шигырь язып бирүемне сорыйлар иде. Тәнәфес арасында укучыларга шигырь чыгарып бирә идем. Алар барысы да диярлек мине тәти апа дип йөртте. Күршеләребезнең баласы шулай эндәшем үсте. Аннан күреп, балалар бакчасындагы сабыйлар, соңрак мәктәп балалары өчен дә тәти апа булып куйдым.
«Без сезне әле дә сагынабыз» дип берәм-берәм Мөслимә апаны кочып алуларыннан ук, аның коллективта никадәр ихтирам казанган кеше булуын аңладым.
«Мин бәхетле»
Гаилә кешенең тормышына ямь өсти, яшәү дәрте бирә, эшкә рухландыра. Йортыңда татулык, үзара аңлашу һәм тынычлык булганда гына күңелдә шигырь туадыр. Мөслимә ханымның да иҗатына илһам өстәүче гаиләсе – Мансуры, дүрт баласы, кияү-киленнәре, оныклары бар. Алар да, барысы бергә сәхнәгә күтәрелеп, үзешчән шагыйрәгә изге теләкләрен юллады, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Мансур абый, тормыш иптәшенә багышлап шигырь сөйләде һәм бүләк итеп алып килгән ак мамык шәлне аның иңнәренә салды. «Син язмышым бүләге» дип исемләнгән бу шигырь Мөслимә апаның иҗат җимеше иде. Уллары Илнур, Илназ һәм Алмаз, дүрт оныгы да, ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп, әниләре язган шигырьне укыды. Ә кызы Ләйсәннең эчкерсез теләкләре үзе иҗат иткән шигырьдә урын алган иде. Ике килене дә рәхмәтләрен шигырь юллары аша җиткерде. Мансур абый белән Мөслимә апаның балалары барысы да үрнәк, укымышлы, тормышта үз урынын тапкан. Әти-әни өчен моннан да зур бәхет юктыр ул.
Мин бәхетле, яшим сөенеп
Һәрбер аткан таңнарга.
Сау-сәламәт булып балаларым,
Пар канатлы яшәп торганда, - дип яза ул үзенең «Мин бәхетле» дигән шигырендә.
Әнә шулай гомернең һәр мизгеленең кадерен белеп, булганына шөкер итеп яши, уй-хисләрен, ният һәм теләкләрен ак кәгазьгә тезә ул Мөслимә Гәрәева. Тамашачылар әлеге очрашудан якын киләчәктә аның шигырьләре тупланган китабын да күрергә насыйп булыр дигән өмет белән таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев