Халык җыеннарының чираттагысы Иске Тәрбиттә узды
Бу җирлектә яшәүчеләрнең барысы да, аеруча өлкәннәр, администрациягә еш барып йөри алмый.
Чөнки районнан ерак яшиләр. Шуңа күрә сораулар да шактый җыелган иде һәм аларның күбесен пенсия яшендәгеләр бирде. Һәрберсенә җавап биреп бардылар. Җыеннарның чишелмәслек булып тоелган проблемаларның хәл ителүенә ачкыч булуын халык күптән аңлады инде.
Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллы авылларын берләштергән җирлекнең башлыгы Виталий Тимофеев узган елгы эшләре, быелга планнары турында хисап тотты.
Директор Артур Акрымов мәктәптә укучылар санының кими баруына борчылуын белдерде.
Фельдшер Гөлназ Шәрәфетдинова сәламәтлек саклауның торышы белән таныштырды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Халыкның җитәкчеләр белән күзгә-күз очрашуы, һәрвакыттагыча, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгышы белән төгәлләнде.Күптән түгел юбилейларын бәйрәм итүчеләр аның кулыннан Рәхмәт хатлары алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев